Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорга каршы операция җитәкчелеге: Дебальцевода сугышлар дәвам итә


Русия яклы сепаратистлар Дебальцеводан ерак булмаган Никишино авылында
Русия яклы сепаратистлар Дебальцеводан ерак булмаган Никишино авылында

Украинаның Террорга каршы операция җитәкчелеге Дебальцевода сугышлар дәвам итүен белдерә.

"Соңгы тәүлек эчендә дошман, тынычлык килешүен тупас рәвештә бозып, куәтле ут ачудан соң Дебальцевога һөҗүмен башлады. Тәүлек эчендә биш тапкыр "Град" һәм артиллериядән аттылар. Кичә төш вакытында диверсия-күзләү төркемнәре шәһәргә кереп, яшәеш челтәрен юк итә башлады. Тимер юллар шартлатылды, электр тапшыргычларга зыян салдылар. Безнең хәрбиләр төркемнәргә бүленеп дошманга каршылык күрсәтүне дәвам итте. Хәзер Дебальцевода хәрби операция дәвам итә", дип белдерә Террорга каршы операция җитәкчелеге.

Шул ук вакытта "Донбасс" батальоны комнадиры Семен Семенченко социаль челтәрләрдә Украина хәрбиләренең Дебальцевода сугыш барган районнардан чыгарыла башлавын язды. Террорга каршы операция җитәкчелеге бу хәбәрне кире дә какмый, расламый да.

XS
SM
MD
LG