"Салават Юлаев"ны финанслауны Башкортстан хакимиятләре үз өстенә алырга мөмкин. Бу хакта Башкортстан президенты сүзчесе Артем Вәлиев “Башинформ”га белдергән.
Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе "Урал" фондына караган "Урал-Инвест"тан "Система" финанс корпорациясе файдасына 70,7 миллиард сум алу карары чыгаргач "Урал" хәйрия фонды Уфадагы Жәмигъ мәчет төзелешен, "Торос" һәм "Салават Юлаев" хоккей клубларын финанслауны туктатачагын белдергән иде.