Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канадада татар ризыкларын тәкъдим иттеләр


"Татар тәм-томнары" өстәле
"Татар тәм-томнары" өстәле

Канаданың Торонто шәһәрендә халыкара ризык фестивале үтте. Анда "Татар тәм-томнары" өстәле дә катнашты. Җыелган акча Торонтодагы мәчеткә тапшырылды.

Фестивальдә Мисыр, Марокко, Әфганстан, Канада, Италия, Кения, Бангладеш, Ливан, Йемен, Сомали һәм Африканың бүтән илләреннән килгән халыклар үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иткән. Кунаклар бәйрәмгә керү өчен махсус билетлар сатып алган, аннары ул билетларны төрле тәмле ризыкларга алыштырган. Бөтен җыелган акчалар соңыннан Торонтодагы мәчеткә тапшырылган.

"Татар тәм-томнары" өстәле
"Татар тәм-томнары" өстәле

"Милли ризыкларны жюри бәяләде. Иң күп билетлар җыйган, матур итеп бизәлгән һәм ризыклар төрлелеге белән шаккаттырган өстәлләргә өстенлек бирелде. Нәтиҗәдә фестивальнең җиңүчеләре дип Сомали аш-су осталары танылды. Икенче урында – Әфганстан, өченче – кениялеләр.

Кызганыч, татарлар бердәм түгел, бик үк оешкан булып чыкмады. Шуңа да "Татар өстәле" урын ала алмады. Аның каравы, халык безнең тәм-томнарны бик ошатты. Кунакларның барысы да диярлек безнең өстәл янында фотога төште”, дип сөйләде фестивальне оештыручыларның берсе булган Ләйсән Харисова.

XS
SM
MD
LG