Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:13

Русия мөфтиләр шурасы рәисенең урынбасары Дамир Мөхетдинов Мордовия мәктәпләрендә яулыкларны тыюга багышланган җәмәгать пулаты утырышын ташлап чыгып киткән. Шулай ук Валерия Порохова да ул утырыштан китеп барган.

Сишәмбе көнне Русия җәмәгать пулаты Мордовия мәктәпләрендә укучыларга яулык бәйләүне тыюга багышланган утырыш уздырды. Мондый чараны үткәрергә җыенулары турында Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие, пулатның әгъзасы Әлбир Крганов элегрәк Азатлыкка әйткән иде. Әлеге утырышны да мөфти үзе алып барган.

Чарага яулык мәсьәләсенә карата Русия мөфтиләр шурасы һәм Диния нәзарәте фикерен җиткерергә килгән мөфтинең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов әлеге чараны ташлап чыгып киткән. Ул моны җәмәгать пулатының утырышына исламофоб Роман Силантьевның чакырылуына канәгатьсезлек белдерү йөзеннән эшләгән.

“Силантьев президиумга килеп утырды. Шуннан мин ихтирам йөзеннән берничә кеше сөйләп бетергәннән соң чарада исламофоб Силантьевның катнашуы һәм аның президиумга утыртылуы сәбәпле чыгып киттем.

Мөселманнар өчен әһәмиятле мәсьәлә каралган вакытта ислам динен, мөселманнарны даими мәсхәрә итә торган кешеләрне президиумга утырту һәм гомумән чарага чакыру минемчә зур хата. Бу мөселманнарга карата булган сәясәтне күрсәтә.

Роман Силантьев

Роман Силантьев

Алар белән сөйләшүләр алып бару, аңлатудан файда юк, чөнки соңгы ун елда алар фәкать мөселманнарны ваһһабилар, радикаллар, экстремистлар дип атап килде.

Мин генә түгел, шулай ук Иман Валерия Порохова да анда калмады. Аңардан ни өчен чыкканын сораган идем: “Бу Силантьев кебек исламофоблар янында утыруым дөрес булмас” диде.

Аларның бит үз җыела торган мәйданнары бар. Анда җыелып мөселманнарга каршы сөйләп утырсыннар, ә монда мөселманнар аларның мыскыллы сүзләрен тыңларга риза түгел”, диде Дамир хәзрәт.

Мөхетдинов сүзләренчә, Русия җәмәгать пулатына ирекле генә кереп булмый. Шуңа ул Силантьев уйланылган рәвештә алдан ук чакырылган дип саный.

“Силантьевның исеме язылган язу бар иде, димәк аның киләсе алдан ук планлаштырылган. Аннары ни өчен президиумга Мордовия мөфтиен яки адвокатларны утыртмадылар, ә аны утырттылар?”, ди ул.

Соңгы ун елда алар мөселманнарны ваһһабилар дип атап килде.

Мөфтинең беренче урынбасары әйтүенчә, ул әлеге утырышта нинди фикерләр яңгыраганы белән соңыннан кызыксынган һәм анда Силантьевның тагын мөселманнарны радикаллар дип сөйләвен дәвам иткән.

“Яулык мәсьәләсен ваһһабилар күтәрә дип сөйләгән. Шул ук Ставрополь, Мордовия мөселманнарын радикаллар буларак атаган. Мордовия мөселманнары аннан моңа дәлил, эчке эшләр министрлыгыннан мәгълүматлар китерегез, дип таләп иткәннәр. Чарада катнашкан Мордовия түрәләре дә республикада экстремистик чалымнар булмавын әйтеп, Силантьевка каршы килгәннәр. Провокация шуннан чыга бит. Аларга бит иң мөһиме мөселманнардан көлү. Әйттеме – әйтте”, ди Мөхетдинов.

“Ваһһабчылык җене” суккан Силантьев әле ярты ел элек кенә Русиядә ваһһабчылыкны тыя торган канунны кабул итәргә вакыт җитте дип игълан иткән иде. Янәсе, Украина вакыйгалары ваһһабчыларның бандерачылар белән дус булганын ачыклаган һәм хәзер Украинада бандерачылар хакимияттә булганга, бу ваһһабчылар белән бандерачыларның дуслыгыннан Русиягә зур куркыныч яный.

Силантьев хисабына күрә, Русиядә 700 мең ваһһабчы яши. Димәк, аның фикеренчә, биш кат намаз укыган һәр мөселман ваһһабчы була.

Шулай ук ул әле узган айда гына Татарстан мәктәпләрендә православ мәдәнияте нигезләре укытылу рөхсәт бирелмәсә, уку йортларына атакайлар белән бәреп керәчәкләрен янаган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG