Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:44

Казанда Каюм Насыйри искә алынды


Казанда татар мәгърифәтчесе, этнограф, тел белгече, әдип Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулуны 13 февральдә зурлап билгеләп үттеләр. Кичәдә Каюм Насыйриның тормыш юлы, татар халкы өчен башкарган гамәлләре бар нечкәлекләре белән аңлатылды.

Тукай клубында узган кичәдә, Каюм Насыйриның "Кырык бакча" әсәре нигез итеп алынды һәм чара, шул бакчага бер сәяхәт рәвешендә оештырылды.

Кичәдә чыгыш ясаган Каюм Насыйри музее җитәкчесе Раушания Шәфигуллина сүзләренчә, Каюм Насыйриның бүгенге көндә 46 басма китабы бар һәм алар барлыгы 375 басма табакны тәшкил итә. Болар янында әле архивларда сакланучы басылмаган әсәрләре дә бик күп ди ул.

Каюм Насыйри мирасының төп ике кыйбласы бар, дип белдерә Раушания Шәфигуллина.

"Каюм Насыйри мирасында куелган төп максат - халыкка хезмәт итү. Татар халкының һәрбер җәүһәрен барлап чыгу. Әйтик, этнография ягыннан, халык авыз иҗаты ягыннан, гореф-гадәтләрне өйрәнү ягыннан чыгып караганда Каюм Насыйри бик күп эшләр башкарган. Ул әле татар халык ашлары китабын да язган. Әлеге китапка карап без үзебезнең аш-суларыбызның никадәр бай булуын күрә алабыз.

Ул татар халкының мирасын барлауда шул кадәр зур, кыю эшләр башкара, без аны хәтта инкыйлабчы дип әйтә алабыз. Ул шул чорда татар мирасын өйрәнеп, барлап кына калмый, бу мирасны урыс, европалыларга фәнни дәрәҗәдә җиткерү юлына баса.

Каюм Насыйри татарда бернинди газета-журнал булмаган бер вакытта, 1862-1871 елларда "Таң йолдызы" исемле газетның проектын тәкъдим итә. Әмма бу газетны чыгару проекты кире кагыла. Ул төшенкелеккә бирелмичә, Европадагыча өстәл календаре чыгарырга алына. Һәм ул 24 ел дәвамында татар дөньясын аң-белемле иттерү өчен шушы өстәл календарен бастырып чыгара.

Каюм Насыйриның эшчәнлеге болар белән генә бетми әлбәттә. Ул балалар әдәбиятына, энциклопедик әдәбиятка, мәктәп дәреслекләренә нигез салучы да була. Ул шулай ук карталар сызучы да, генеологияне өйрәнүче дә, татар теленә нигез салучы да әле.

Каюм Насыйри татар халкын мәгърифәтле, белемле итү юнәлешендә болай дип әйтә: "Әгәр дә син мөгаллим һәм тәрбияче булсаң, син шул рәвешле тәрбия кыл ки, синең тәрбияңне алган кеше гомеренең ахыргы көннәренә хәтле шул тәрбия кыйбласында яшәрлек булсын".

Бүгенге көндә Татарстанда Каюм Насыйриның ике музее эшләп килә. Аның берсе Казанның Париж Коммунасы урамында, икенчесе Яшел Үзән районының Ачасыр авылында урнашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG