Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек шурасы Порошенконың БМО тынычлык көчләрен кертү тәкъдимен хуплады


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Украина иминлек һәм саклану шурасы президент Петр Порошенконың илгә БМО тынычлык көчләрен чакыру тәкъдимен хуплады. Украина лидеры фикеренә күрә, БМО тынычлык көчләренең килүе килеп туган вазгыятьтә иң эффектив һәм оптималь гарант булачак. Порошенко Европа Берлегенең полиция миссиясе иң кулае булачак дип саный.

Иминлек һәм саклану шурасы секретаре Александр Турчинов бу тәкъдимне Югары Рада да хуплар дип өметләнә. Турчинов фикеренчә, тынычлык көчләре Донбасста низаг сызыгына һәм Украин-Русия чигенең контрольсез өлешенә басарга тиеш.

БМОда Русия вәкиле Виталий Чуркин Украинаның тынычлык көчләрен кертү өчен халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәргә җыенуын тәнкыйтьләде. Бу хакта РИА Новости белдерә. Чуркин фикеренчә, бу хәл Киевның Мински килешүләрен үтәүгә омтылуын шик астына куя.

XS
SM
MD
LG