Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:52

ATR телевидение каналы 21 февраль "Ана теле-Ватан теле" исемле биш сәгатьлек марафон үткәрергә әзерләнә. Ана теле көнендә туры эфирда үтәчәк бу тапшыруның максаты кырымтатар телен саклау һәм үстерү. Оештыручылар ана теленең гаиләдә, мәгълүмат чараларында һәм сәясәттә кулланышын тикшерергә җыена.

Телемарафонга чакырылган кунаклар арасында профессор Адилә Эмирова, доцент Рефик Куртсеитов, "Яшьләр Шурасы" һәм "Къардашлыкъ" исемле яшьләр оешмалары вәкилләре, дини уку йортлары шәкертләре бар. Марафонны караучылар аларга шалтыратып үз фикерләрен дә уртаклаша алачак диде оештыручылар.

Ана теленә багышланган марафон 21 февраль көнне иртәнге 10нан көндезге 3кә кадәр кырымтатар телендә барачак.

21 февраль ЮНЕСКО карары нигезендә 2000 елдан бирле ана теле көне буларак билгеләнә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG