Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Мөселманнарга Путин исемендәге мәчет кирәкме?


Путинның Уфада мөфтиләр белән очрашуы. 2013 ел

Путинның Уфада мөфтиләр белән очрашуы. 2013 ел

Мәскәүдә Путин исемендәге мәчет төзү тәкъдиме белән чыккан “Русиянең берләштерелгән ислам конгрессы” оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Авясов илдә мөселманнар өчен бар мөмкинлекләр булдырылган дип саный. Социолог Ясәвиев мөселманнар арасында Путинга караш бик төрле булуын әйтә.

"Русиянең берләштерелгән ислам конгрессы" оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Авясов Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин исемендәге мәчет төзү мөрәҗәгате белән чыкты. Аның әйтүенчә, бу мәчет Тәлгатьнеке дә, Равилнеке дә түгел, ә гомумрусиянеке булырга тиеш.

“Аннары Путин безнең лидер. Шундый авыр заманда үз юлбашчыңны якларга кирәк. Ул Алла тарафыннан бирелгән лидер. Менә башка илләрдә үтерешләр, сугышлар бара. Бездә Аллага шөкер мөселманнарга мәчетләр төзергә рөхсәт ителә, алар үз китапларын бастыра ала, намаз кылуны беркем тыймый, сайтлар, газеталар чыга. Безнең ил мөселманнарга карашы белән дөньяда иң яхшыларның берсе дип саныйм.

Үзебезнең лидерга яклау белдерү һәм аның исемендәге мәчет төзү - ул аның фашизмга каршы сугышуның хезмәтенә бәя. Әгәр җир бирсәләр без һичшиксез Путин исемендәге мәчет төзиячәкбез”, ди ул.

Авясов Мәскәүдә барлыгы дүрт кенә мәчет булуы һәм тагын төзергә рөхсәт юклыгы, мөслимә укучыларга мәктәптә яулыктан йөрүне тыя башлаулары, экстремистик дип саналган мөселман китаплар саны артуын хакимият җитәкчеләренең террордан куркуы белән бәйле булуын әйтә.

“Һава аланнарында һәм башка җирләрдә күпме террор гамәлләре булды. Дәүләтнең үзен якларга хокукы бар. Әнә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров террорчылар белән ничек көрәшә, Путинның моңа хокукы юкмы? Аның террорга карата алып барган сәясәте бик дөрес.

Путин исемендәге мәчет мөселманнарны берләштерәчәк

Без бит дөньяви дәүләттә яшибез. Кайберләре ислам дәүләте булдырырга чакыра. Монда ошамый икән, бар мөселман дәүләтенә һәм хәлифәт дип кычкыр. Менә барыгыз Согуд Гарәбстанына, анда патшага бер каршы сүз әйтеп кара әле син нәрсә булганын Алла гына белә, монда Путинны теләсә ничек сөйлиләр. Безнең дәүләт бик демократик дип саныйм.

Мөселман иле булган Төркиядә студент кызларга югары уку йортларына яулыктан керү тыелган иде. Бездә әйе, бар ниндидер җитешсезлекләр, әмма ул бернәрсәне дә аңлатмый. Күп кенә әйбер җирле түрәләрдән дә тора. Путин мәчетнең аның исемен йөртүгә лаеклы”, ди ул.

Шәүкәт әфәнде Мәскәүдә мәчет төзелеше өчен элек тә тырышлыклар булганын әйтә.

"Ни өчен Путин исемендәге мәчет дисез. Нинди аерма, иң мөһиме - мәчет булсын. Иң мөһиме - кешеләр кар өстендә намаз укымасын. Ә аның Путин исемендә булуы мөселманнары берләштерәчәк.

Без бердәм булырга тиеш. Ватанга мәхәббәт ул аның лидерына мәхәббәт. Патриотлар буларак бу авыр вакытта Путин янында тупланырга тиешбез. Һәм тупланырга гына түгел, ә ил киләчәге өчен куркыныч дәвердә ил башлыгы булып Путин калырга тиеш дигән канун кабул итәргә кирәк”, ди ул.

Авясов Путин исемендәге мәчет төзү мөрәҗәгатенең президент хакимиятенә һәм Мәскәү мэрына җибәрелүен әйтә, әлеге җавап килмәгән.

“Авясовның бөтен мөселманнар исеменнән сөйләве аптырата”

Социолог Искәндәр Ясәвиев Авясовның бөтен мөселманнар исеменнән сүз йөртүенә бераз аптыраш белдерә.

“Мин бу мөрәҗәгатьне укыдым һәм Авясов дигән кешенең һәрвакыт "без" дип сөйләве мине бераз аптырашта калдыра. Үзенең фикерен ул Русия мөселманнары фикере буларак чагылдыра. Ул Русия мөселманнар җәмгыяте исеменнән сөйли кебек килеп чыга. Моның нигезе нәрсәдә, аның "без мөселманнар" дип сөйләрлек нинди вәкаләтләре бар.

Мөселманнар арасында Владимир Путинга, Русиянең тышкы һәм эчке сәясәтенә карашлар төрле. Шуңа бөтен мөселманнар исеменнән сөйләргә аның нигезе юк.

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

Аннары мәчетне бүген хакимияттә утыручы сәясәтче исеме белән атау бу инде гыйбадәт йорты киләчәген истә тотмау. Берничә елдан бу мәчеткә яңа исеме бирергә кирәк булачагына шикләнмим.

Путинның тарихи масштабтагы бәясе күп русияләр өчен әле дә ачык билгеле түгел, чөнки күп кенә федераль каналлар дәүләт тарафыннан контрольдә тотыла, ә кешеләр хәтта Путин алып барган сәясәтнең нәтиҗәсе турында ачыктан-ачык аңлап та бетерми. Сәясәтченең тарихи бәясе күпмедер вакыт узгач кына билгеле була.

Бу адым берләштерү түгел, киресенчә мөселманнар арасында төрле караш, дискуссияләр, низаглар чыгарачак, Путинга карашлар бик төрле, шуңа ул ниндидер берләштерүче көч була алмый. Минем кайбер таныш мөселманнар аңа гомумән бик тәнкыйди карашта”, ди Ясәвиев.

Путин мөселманнарны берләштерүче көч була алмый

Ул Авясовның болгавыр чорда Путинны ил җитәкчесе итеп калдыру турындагы канун булдыру тәкъдименә нык каршы булуын әйтә.

“Төп проблема Русия хакимияте җитәкчеләренең алмашмавында. Әгәр конституцион принцип тормышка ашырылса, һичьюгы президент ике тапкыр гына сайлана алса, бөтенләй башка хәл булыр иде. Проблема җитәкчелекне саклап калуда түгел, ә аңа тиешле алмаш булдыруда.

Хакимият җитәкчеләре алмашып торырга тиеш, киресенчә булган очракта җитди проблемнар башлана. Әгәр Авясов әйткән тәкъдим тормышка ашырылса, бу илне упкынга илтәчәк. Хәзерге идарә эффектив түгел һәм моңа мисаллар җитәрлек. Бу идеяны тормышка ашыру ул инде хакимияттәге бер төркем тарафыннан гына идарә итү тагын ниндидер вакытка сузылачак дигән сүз. Бу ил өчен бик куркыныч”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG