Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

Татар апасының үлеме белән бәйле Кронштадттагы “Магнит” кибете ябылган


Петербур янындагы Кронштадт шәһәрендәге "Магнит" кибете узган атна ахырыннан бирле эшләми, дип белдерә "Блокададагы Ленинградта яшәүчеләр" оешмасының Кронштадтагы бүлеге җитәкчесе Эмма Лешина. Бу кибеттә Рауза Галимова май урлауда шикләнелеп полициягә китерелгәч, бу гаепләүне күтәрә алмыйча йөрәк өянәгеннән вафат булган иде. "Кибеттәге бөтен элмә такталарны алганнар, кибет бүтән ачылмаска ошый", дип белдергән Лешина РИА Новостига.

Әлеге хәбәрне прокуратура да раслый. "Кибет җитәкчелеге үзләре ябарга карар кылган булырга мөмкин. Прокуратура тикшерүеннән соң аны ябарга дигән тәкъдим Роспотребнадзорның җирле бүлегенә әле күптән түгел генә җибәрелгән иде. Әле карар чыкмаган", дип белдерә шәһәр прокуратурасындагы чыганак.

Петербур прокуратурасы, Галимова вафатыннан соң "Магнит" кибетендә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, Кронштадттагы әлеге кибетне ябуны таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG