Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Татарча хатасыз!" фотомарафоны старт ала


Казандагы элмә тактадагы хата
Казандагы элмә тактадагы хата

Татарстанда элмә такталарны татарча язмаучыларга, хаталы язучыларга каршы көрәш башлана. 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә "Татарча хатасыз!" фотомарафоны старт ала.

Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм рус теле. Республикада барлык элмә такталар, урам исемнәре, юл күрсәткечләре, реклам белдерүләре ике телдә язылырга тиеш.

"Әмма еш кына моның киресен күрәбез – республика шәһәрләрендә, авылларда элмә такталары бер телдә генә башкарылган, яки хаталы язылган була. Хаталарның күбәюе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүзтезмәләренең халык хозурына эленеп куелуы күңелне тырнап тора", дип белдерә фотомарафонны оештыручылар.

Бу вазгыятьне төзәтер өчен татар яшьләренең актив өлеше әлеге фотомарафонны үткәрү инциативасы белән чыга. Әлеге эшне Дөнья татар яшьләре форумы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, "Ватаным Татарстан" газеты күтәреп ала.

Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклам белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә башкарылганлыкларын күзәтү. Табылган барлык хаталар төзәтелсен өчен "Халык контроле" порталына урнаштырыла барачак.

Фотомарафон 2015 елның 21 февраленнән 20 майга кадәр ике этапта уза. Беренче этабы 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә старт ала. Бәйгедә теләсә кем катнаша ала.

Фотомарафонның беренче этабы ай буена дәвам итәчәк. Беренче этапта катнашучыларга түбәндәге шартлар куела:

- татар телендәге грамматик, синтаксис, стилистик хаталы белдерүләр, элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклам белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, тауар тышлыкларын табып фотога төшерү кирәк;

- элмә такталарында ике дәүләт телендә дә язылганын күзәтергә;

- катнашучы хаталы элмәләрне фотога төшергәнен барысын да туплап, бер файл итеп, контактларын билгеләп, фотомарафонның рәсми электрон адресына (xatasiz2015@gmail.com) җибәрергә һәм аннан соң барысын да “Халык контроле” порталына урнаштырырга тиеш;

- фотолар 2015 елның 10 маена кадәр кабул ителә;

Фотомарафонның икенче этабына иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узачак. Фотомарафонның икенче этабы 16 май Казан шәһәрендә уза. Стартта һәрбер катнашучыга конвертта биремнәр белән маршрут тапшырылачак. Җиңүчеләрен жюри билгеләячәк.

Җиңеп чыкканнарга кыйммәтле бүләкләр дә каралган – IРhone, фотоаппарат һәм электрон китаплар. "Иң күп фото җибәрүче иң зур бүләккә өмет итә ала", ди оештыручылар. Бүләкләү тантанасы 2015 елның 20 маенда Казанда узачак. Җиңүчеләргә шулай ук иганәчеләрнең махсус бүләкләре дә тапшырыла.

Фотомарафон "Татарстанда дәүләт телләре һәм республикадагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү"дә 2014-2020 елларда дәүләт програмына нигезләнеп үткәрелә.

Активистлар моңа кадәр дә Татарстанда татар теле дә кулланылсын, дөрес язылсын өчен көрәш алып барды. Аерым ширкәтләр, кибетләр, җитештерүчеләр белән сөйләштеләр, тәкъдимнәр белән чыктылар. Универсиада алдыннан яшьләр форумы тырышлыгы белән әлеге халыкара уеннарга багышланган сайтта татарча бит булдырылды, элмә такталарда да татарча язулар күренә башлады.

Зур уңышларның берсе – узган ел ИКЕА башлыгы Ингвар Кампрадка Татарстандагы дәүләт телен дә куллану тәкъдиме белән хат язылгач, бу дөньякүләм сәүдә челтәренең Казандагы кибете дә татарчалашты. "Ике телне дә, татар һәм рус телләрен тигез дәрәҗәдә куллануны дәүләт үзе контрольдә тотмый", дип белдерә активистлар.

XS
SM
MD
LG