Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Шактый еллар элек Казанда үткән хатын-кызлар форумында катнашкан ханым-туташларга Бөтендөнья татар конгрессы "Мюстела" кремнарын бүләк итеп тапшырган иде. Бик ошады татар хатын-кызларына аның продукциясе. Шуннан соң Казанда булганда да, никадәр теләсәк тә, ул кремнарга юлыгып булмады һәм бездә "Мюстела" эшен туктаткандыр, дигән фикер калган иде. Ябылмаган икән бит "Мюстела", яши икән.

Бу язмада Фирдәвес ханымның борчулары белән танышкач, уйга калдым. Нинди булдыклы хатын-кызларыбыз бар, безгә горурланырга кирәк алар белән. Әмма бу очракта безнең, мәсәлән, горурланасыбыз килми. Фирдәвес ханым да замана бизнесмены, аны борчыган төп нәрсә – керем, мөмкин кадәр күбрәк акчага ирешү, шуның өчен матур тартма мәсьәләсе төп борчуына әверелгән, чөнки ул аңа тауарына чит илгә озатырга кирәк, гарәп хатыннары турында кайгырта ул. Үзебезнең хатын-кызларыбыз турында ләм-мим сүзе юк эшлекле ханымның.

Нигә соң Русиядә яшәүче татар-мөселман хатын-кызларына "Мюстела" продукциясен сатып алу юлларын булдыру турында кайгыртмаган ул әлегә кадәр, бүген дә уйламый ул турыда. Казанда хатын-кызлар җыеннары булып тора, ник анда тәкъдим итүче юк "Мюстела" продукциясен?

Быел булачак хатын-кызлар форумын әзерләүчеләр программаны милли киемнәргә, калфакларга, ак яулыкларга мәдхия җырлау белән генә чикләнмәсеннәр иде, милли гаиләгә кагылышлы концептуаль мәсьәләләрне торгызу белән бергә актив хатын-кызларның чибәрлеген саклау өчен ичмасам "Мюстела" җитәкчеләрен дә чакырсыннар иде очрашуга, ә алары үз продукциясен сатуны оештырсыннар, чит төбәкләр белән элемтәләр булдырсыннар иде. Бик гади чара бу, ә хатын-кызлар өчен бик тә кирәк нәрсә.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG