Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "Кырым Хәбәр Агентлыгын" теркәүдән баш тартты


QHA мөдире Гаяна Юксель
QHA мөдире Гаяна Юксель

Русиянең элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат чаралары эшен күзәтүче федераль оешма Роскомнадзор QHA "Кырым Хәбәр Агентлыгын" теркәүдән баш тартты.

"Бу безнең өчен зур яңалык булмады, мондый җавапны көттек дисәк тә була. Безне теркәмәүнең аңлатмасы гына юк. Кәгазьдә килгән хатта без "чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүмат биргән" саналабыз", диде QHA мөдире Гаяна Юксель.

Агентлык теркәлергә дип 2014 елның октябрендә мөрәҗәгать иткән булган. Ай ярымнан Роскомнадзор кайбер җитешсезлекләрне бетерүне сораган. Агентлык төзәтмәләр кертеп кәгазьләрне кабат Мәскәүгә җибәргән. Теркәлергә барыбер рөхсәт бирелмәгән.

Рус, төрек һәм инглиз телләрендә хәбәр бирүче QHA Кырымда 2006 елдан бирле эшләп килде.

Кырым журналистлар берлеге рәисе Андрей Трофимов сүзләренә караганда, Кырымда узган ел өч меңләп матбугат чарасы булган, быел шуларның бер йөзе генә яңадан теркәлә алган.

Кырым мәгълүмат чаралары Украинада бирелгән документларын Русия кануннарына 2015 елның 1 апреленә кадәр яраклаштырырга тиеш.

XS
SM
MD
LG