Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Кырымтатарлар сатлык булганмы, әллә аларны сатканнармы?


Акмәчеттә "Космос" кинотеатрында "Алиме. Кырым легендасы" исемле документаль фильмны тәкъдим итү ичәсе узды.

Алиме Абденнанова 19 яшьлек кырымтатар кызы Икенче дөнья сугышы вакытында, 1943-1944 елларда Дингез буе армиясенең Кырымдагы резидент-күзәтчесе була. Узган елның 1 сентябрендә аңа Русия каһарманы исеме бирелде.

Фильм Мәскәү язучысы Владимир Лотаның 2014 елда Алиме хакында язган китабы нигезендә чыгарылды. Кинотеатр фойесында автор шул китапны үзенең култамгасы белән таратты, Алимега багышланган фотокүргәзмә оештырылды.

Тәкъдим алдыннан Русия президентының Кырым федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев, Кырымның милләтара, сөргенгә дучар булганнарның эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов журналистларга фильм, Алиме Абденнанованың каһарманлыклары хакында сөйләделәр.

“Алиме Абденнановага 2014 елның 1 сентябрендә президент Путин фәрманы белән Русия каһарманы исеме бирелде. Бу символик әһәмияткә ия, чөнки кырымтатарларның сугышта роле махсус сөйләнми иде. Кырымтатар каһарманнарына орденнар бирелмәүдән тыш, аларның әле роле дә киметелә иде. Алимегә каһарман исеме бирелү сугышта һәлак булган башка кырымтатарларның да исемнәрен аклый. Бүген тәкъдим ителгән фильм тик Алименең каһарманлыгы хакында гына түгел, бу фильм күп кенә башка кырымтатар күзәтчеләре хакында да. Архив мәгълүматлары буенча Кырымда күзәтче кадрларның 80 проценты кырымтатарлар булган. Мин уйлыйм, 9 майга хәтле онытылган каһарманнарның, кызганычка каршы, аларның үлемнәреннән соң, бүләкләнүен әле тагын күрербез”,- диде Смирнов.

Фильм алдыннан китап авторы Владимир Лота Русия президентының Кырым федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев, Кырым хөкүмәте рәсмиләре, кырымтатар язучысы Аблязиз Велиев һәм башкалар чыгыш ясады.

Алиме Абденнанова (1924-1944)

Алиме Абденнанова (1924-1944)

Алиме Абденнанова 1943 елның сентябрь аенда радист Лариса Гуляченко белән Кырымның Керич янындагы туган авылына төнлә парашют белән төшә. Моңа кадәр Кырымга җибәрелгән күзәтчеләрнең гел кулга төшү сәбәбен аңлаган генераллар анда җирле халыктан, ягъни кырымтатар күзәтчесен җибәрергә дигән карарга киләләр. Шулай итеп күзәтчеләр мәктәбен тәмамлаган Алиме Диңгез буе армиясенең Керич ягында резидентына әйләнә.

Ул туган авылында урнашып, үз тирәсенә туганнарын туплый. Алар арасында Абдуракип Болатов, Батал Баталов, аның кызы, укытучы Неджибе Баталава, Сейфеддин һәм Джевар Меннановлар, фельдшер Васфие Аджибаева, Хайрулла Мамбетжанов була. Алиме “Дая” исемле резидентураны барлыкка китерә. 1943 елның сентябрь аеннан 1944 елның март аена кадәр ул рация аша нациларның Кырымга барган эшелоннары, хәрби ныгытмалары, урнашкан складлары һәм башкалар хакында 80 мөһим хәбәр юллаган. Бу хәбәрләр нигезендә ставка очкычлар юллап бу ныгытмаларны, эшелоннарны бомбага тотып, нациларга зур зыян китергән. Бу эшләре өчен Алиме 1943 елда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Нацилар совет күзәтчесе эшләгәнен аңлаганнан соң, аны эзләү эшенә тотына.

Бу эш белән абверның “Геркулес” исемле махсус төркеме шөгыльләнә башлый. Польша, Украинада тәҗрибә туплаган “Геркулес”ның җитәкчесе Вечорек пеленгатор белән бөтен авылларны тикшереп, рациянең Джермай-Кашык авылында эшләгәнен ачыклый. 1944 елның 26 февралендә Алимене һәм Лариса Гуляченконы кулга алалар. Ләкин инде 27 февральдә Лариса Гуляченко сыйфатлы мут киемдә нациларны ияртеп авылга кайта. Алиме белән бергә торган йортка кереп, Ревиде Усеиновадан рация кайда сакланганын күрсәт дип таләп итә, Алименең киемнәрен алып китә. Гуляченко Алименең резидент булганын нациларга белгертә. Бөтен резидентура кулга алына, ләкин Алимене ничек кыйнасалар да, аңа ставка белән ялган радиоуенны алып барырга тәкъдим итсәләр дә, ул моңа бармаган.

Иске Кырым комендатурасы төрмәсендә аның тырнакларын каерып алганнар, ике аягын, бармакларын сындырганнар, тәнендә исән урыны калмаган, ләкин ул беркемне сатмаган. Аны кыйнаучылар арасында нацилар белән хезмәттәшлек иткән Круглов, Зуб, Дубогрей, Василенко, Михельсон була.

Алимене коткару өчен ставка фәрманы белән Иске Кырым төрмәсенә 27 мартта партизаннар һөҗүм оештыра, ләкин ул вакытка Алиме белән бергә эшләгән, кулга алынган бөтен кырымтатарлары инде атып үтерелгән була. Алимене Акмәчеткә алып барып сорау алуны дәвам иткәннәр. Ләкин ул үлемгә дә риза булып, беркемне сатмаган. Яңа табылган мәгълүматларга күрә, аны Иске Кырымда түгел, апрель аенда Акмәчеттә атып үтерәләр.

Саткыннар җәзаланды һәм... акланды

Алимене сатканнарның берсе - Лариса Гуляченко1944 елда Германия, Австрия, Чехословакиядә яши. Нациларның капитуляциясеннән соң аны Чехословакиянең Пржибислав шәһәрендә СМЕРШ кулга ала. 1945 елда булган сорау алуда Гуляченко алман разведкасы белән хезмәттәшлек иткәнен раслый. 6 сентябрьдә 1945 елда Гуляченко 10 елга иректән мәхрүм ителә, 1991 елда ни өчендер реабилитацияләнә. Бу хакта Владимир Лота үз китабында яза.

Алиме Абденнановага куелган һәйкәл

Алиме Абденнановага куелган һәйкәл

Алиме хакында фильм да, китап та шактый еллар узгач чыгарылды. Ләкин шул ук фильмда тагын “кырымтатарларның бер өлеше нацилар белән хезмәттәшлек итте” дигән сүзләр яңгырады. Очраклымы бу очраклы түгелме? Каһарман хакында фильмда тагын кырымтатарларның бер өлеше “хезмәттәшлек итте” дип халыкка карата шик-шөбһә уяту түгелме икән бу? Алименең исеме, каһарманлыгы ни өчендер күләгәдән яктыга тик 70 елдан соң гына чыкты. Кырымтатар халкы исә үзенең каһарман кызы Алиме хакында инде күптән белә иде, кырымтатар язучылары инде сөргенлектә аның хакында поэмалар, җырлар иҗат итте, аның исеме Кырымда төзелә барган кырымтатар бистәләренең урамнарына бирелде, аның туган авылы янында 1988 елда кырымтатарлар үз акчаларына, җирле хакимиятләр моңа каршы торсалар да, аңа тыйнак бер һәйкәл торгыздылар. Кырымтатар халкы аны бервакытта да онытмады.

20 яшьлек Алименең чыннан да батыр кыз икәнләген аның якты, кыска гомере дә, фаҗигале үлеме дә раслады. Чарада Алиме мөселман хатын-кызлар арасында беренче булып каһарман исеменә лаек булды дигән сүзләр дә ишетелде.Тик дистә еллар буе тиешле рәсми органнар Алименең каһарманлыгын беләп торып ни өчен дәшмәгәннәр икән?

Шуны да әйтергә кирәк, сугыш елларында кырымтатарлардан 20 кеше Советлар берлеге каһарманы исеменә тәкъдим ителгән, шуларның дүрте ике тапкыр тәкъдим ителгән. Тарихчы һәм социолог Рәфик Куртсеитов әйтүенчә, Кырымнан сугышка чакырылганнардан Советлар берлеге каһарманы исеменә тәкъдим ителгәннәр арасында кырымтатарлар 75 процент тәшкил иткән, ләкин бу исем аларның тик 25 процентына гына бирелгән. Кырымнан чакырылган башка милләт вәкилләренә исә киресенчә: алардан тик 25 процент тәкъдим ителгән булса, 75 проценты бу исемгә лаек булган. Сугыш елларында җиде кырымтатар Советлар берлеге каһарманы исеменә лаек була, очучы Әхмәтхан Солтан исә 25 яшендә ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы иде. Алиме Абденнанова да соң булса да хәзер алар арасында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG