Accessibility links

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе башланды


"Белем җәүһәрләре" бәйгесе башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе башланды

20 февраль Казанда "Белем җәүһәрләре" интернет проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Оештыручылар, бәйгенең төп максаты - татарча эшләнгән интернет сайтларны эзләп табу һәм аларны популярлаштыру, дип белдерә.

Быел алтынчы мәртәбә оештырылучы "Белем җәүһәрләре" бәйгесе нигезләмәсендә әйтелгәнчә, бәйге - татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.

Быелгы бәйге сигез номинациядә уза: "Укытучы - җәүһәр", "Укучы - җәүһәр", "Башлангыч белем - җәүһәр", "Урта белем - җәүһәрләр чыганагы", "Югыры белем - фән җәүһәрләре", "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр", "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр", "Күренекле татар җәүһәрләре" номинацияләре.

Бәйгенең төп оештыручыларыннан Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин сүзләренчә, бәйгенең беренчесе белән бишенчесен чагыштырганда татарча эшләнгән сайтларда бермә-бер арту күзәтелә.

"Төрле еллар дәвамында АКШтан да, Франциядән дә катнашучылар булды. Бу бәйгедә дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче татарча сайтлар катнаша ала. Бәйгебез елдан-ел таныла бара. Катнашучылар саны да арта. Аннан соң, бәйгедә катнашучы сайтларның эчтәлеге дә, сыйфаты да бик нык арта.

Без шушы бәйге аша яңа татарча сайтларны популярлаштыра барабыз. Бу бәйгедә моңа кадәр күп кенә беренче урынны алган сайтлар хәзер үзләре үк популяр сайтларга әйләнеп баралар. Хәтта кайберләренә көненә меңәр кеше керә. Әйтик, укытучылар арасында киң танылган Гөлназ Җәлилова сайты, Гүзәлия Тарханова сайты, Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Булат Шакиров сайты бик танылган хәзерге вакытта.

Без үз алдыбызга, әгәр дә татар телендә нинди дә булса бер сайт барлыкка килгән икән, аны югалтмау, күпмедер вакыттан соң аны оныттырмау, бу сайтны үстерү, ныгыту максаты куябыз. Әгәр без шушы максатка ирешәбез икән, димәк татар сайтлары арта, татар интернеты арта, үсә, ныгый дигән сүз", дип белдерде ул.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 20 февральдән алып 13 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Номинантларны сайлап алу 14 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр, ә җиңүчеләрне билгеләү 21 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәрге вакыт аралыгында була.

"Белем җәүһәрләре-2015" интернет проектлар бәйгесе хакында тулырак мәгъләматны аның сайтыннан табырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG