Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:20

Чаллыда татар яшьләре Туган тел көнен билгеләде


21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан Чаллыда студентлар, мәктәп укучылары "Чаллы-Татар" фестивалендә катнаштылар һәм татар матбугаты белән таныштылар.

Әлеге чараны “Нур” һәм “Орион” яшьләр үзәкләре, шәһәрнең яшьләр белән эшләү идарәсе оештырган иде. Фестивалнең максаты - татар теленең кулланышын киңәйтү, укучыларда, студентларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау дип әйтелде.

Чаллы педагогия институты такымы

Чаллы педагогия институты такымы

Биредә яшьләр өчен “Мәйдан” журналы, “Шәһри Чаллы”, “Көмеш кыңгырау” газетлары, “Чаллы ТВ”, “Күңел” радиосы журналистлары, Чаллы татар драма театры артистлары тарафыннан сораулар әзерләнгән иде. Ә сораулар шушы татар матбагаларының тарихы, татар теле, татар җыры, татар әдәбияты белән бәйле булып, шушы сорауларга 8-10 кешедән торган студентлар, укучылар такымнары вәкилләре җаваплар бирергә тиеш иде.

“Орион” яшьләр үзәге режиссеры Хәмидә Хисмәтуллина кичәне ачып Халыкара туган тел көненең тарихына да тукталды. “1952 елның 21 февралендә Пакстанда бенгал теленә дәүләт статусы таләп итеп бер төркем студентлар урамнарга чыга. Ләкин шундый таләп белән чыккан студентларга хөкүмәт яклы гаскәрләр ут ача. Биш студент үтерелә. Соңрак мөстәкыйль Бангладеш дәүләте дә барлыкка килә”, диде ул.

"Мәйдан" журналы өстәле

"Мәйдан" журналы өстәле

“Шәһри Чаллы” газеты баш мөхәррире Илсур Тимеров та үз фикерләрен җиткерде.

Чаллы язучылар берлеге рәисе, “Көмеш кыңгырау” газеты баш мөхәррире Факил Сафин үз чыгышында: “Туган тел көне студентлар белән бәйле. Алар төрле илләрнең иҗтимагый тормышларында алдынгы рәтләрдә баралар. Менә алдарак әйтеп кителде, студентлар фәкать туган тел өчен урамга чыгалар. Аларны автоматлар белән каршы алалар. Җәмгыятьтә туган тел өчен көрәш менә шундый куркыныч та була икән.

"Чаллы-татар" фестивале билгесе

"Чаллы-татар" фестивале билгесе

ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, бүген бик күп телләргә юкка чыгу куркычы яный. Мондый вазгыятьне якын-тирәдә дә күзәтергә мөмкин. Чуаш, мари, мордва, хәтта чечен телләренә дә юкка чыгу куркынычы яный. Бу хәл бездән дә ерак йөрми. Татар теле мондый исемлеккә кертелмәгән икән, телебез бетми икән дип сөенеп утырасы түгел. Безнең татар теле өчен дә чынлап торып көрәшәсе бар. Бу - рухи көрәш.

Туган телне саклап аны өйгә дә, мәктәпкә дә бикләп куеп булмый. Автомат белән дә саклап булмый. Туган тел күңелләрдә булырга тиеш. Телебез гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булырга тиеш. Бу урында хөкүмәт, дәүләт ярдәм итәргә тиеш”, дигән теләкләрен җиткерде.

Туган тел көнендә аралашулар

Туган тел көнендә аралашулар

Чыгышлардан соң Чаллы татар матбугаты өчен билгеләнгән өстәлләрдә сорауларга җаваплар бирү, җыр-сәнгать, шигърият өлкәсендәге осталыкларны күрсәтү башланды. Әлеге чаралар барган арада без "Нур" яшьләр үзәге өлкән хезмәткәре Замирә Ларичева белән дә әңгәмә корып алабыз.

“Безнең үзәк инде унтугыз ел эшли. Шуны күзәтәм, соңгы вакытта татар яшьләренең ана телендә сирәгрәк аралаша башлавы сизелә. Менә бүгенге чарабызда уку йортларындагы актив татар яшьләрен бергә җыеп аралаштыру, шәһәрдәге татар матбугаты, театры, җырлары белән дә якыннан таныштыру иде”, ди ул.

Педагогия көллияте такымы

Педагогия көллияте такымы

Зиләрә Имаметдинова укучыларны, студентларны тальян гармунда уйнап җырлатты, шушында ук аларның сәләтләрен дә бәяләде, татар милли киемнәренең кыйммәтләре турында да сөйләде.

Спасс районы Иске Рәҗәп авылында туып-үскән, хәзер Чаллы ТИСБИендә, өченче курста укучы Нәфис Ибраһимов безгә шундый чараларның күбрәк булуын, әлеге очрашуларның татар телен онытмаска ярдәм итүен дә белдерде. “Татар теле үлмәс, мондый яшьләр барында аның гомере озын булыр”, дип фикерли ул.

Илсур Тимеров

Илсур Тимеров

Аралашу азагында жюри әгъзалары бәйгедә катнашкан такымнар вәкилләренең җавап-чыгышларына бәя бирде. Һәр такымга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фестиваль күмәк рәвештә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG