Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:18

Фәрит Бикчәнтәев лекциясеннән ун цитат


21 февральдә Казанда “Смена” заманча сәнгать үзәгендә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең лекциясе узды.

Режиссер үз чыгышын милли һәм гади театр темасына багышлады. Очрашу түләүле булуга карамастан, шактый күп кеше җәлеп иткән. Чара урыс телендә барды. Менә Бикчәнтәевнең лекциядә әйткән ун төп цитатасы.

1. Театрның теле - берәү генә.

2. Мин үземне милли спектакльләр куям дип әйтмәс идем.

3. Гастрольләргә чыкканда үзебезне милли театр итеп күрсәтәсебез килми. Без дөнья процессында катнашырга телибез. Мәсәлән, Колумбиягә барганда без милли принципка таянып, аерылмыйча башка театрлар белән бер рәттә булырга тырыштык.

4. Милли театрларга дәүләт мөнәсәбәтенә килгәндә, күптән түгел Мари Иле милли театрына бардык. Аның бинасына 1961 елдан бирле ремонт ясалмаган. Янында купшы опера һәм курчак театры биналары тора. Актерларның хезмәт хакы - 15 мең сум.

5. Камалга 1989 елда килдем. Минем беренче спектакль “Бичура” иде. Ул вакытта мин ниндедер фаҗига, тамырлардан аерылу хисе тоя идем. Ләкин минем өчен барысы шуннан башланып китте.

6. Тамашачыны сәхнәдә нәрсә сөйләгәннәре кызыксындырмый. Аның өчен гамәлләр, нәрсә эшләнгәне мөһим. Сүзләр мөһим түгел. Моны “Бичура” мисалында аңладым.

7. Минем иң яраткан спектакль - “Банкрот”, чөнки Камалның драматургиясе әлегәчә актуаль.

8. Камалның драматургиясе татар актерларының табигатенә турыдан туры бәйле. Камал үзе Мольер драматургиясендә тәрбияләнгән. Татар актерлары исә Камал драматургиясендә тәрбияләнгән. Иң мөһиме текст түгел, ә уен. Уен театры - татар актерының табигате.

9. Чеховны куйганда, бер кызык фикер әйткәннәр иде: татар теленең структурасы һәм яңгырашы Чехов текстын төгәл яктырта ала.

10. Камал һәм Зәйниев арасында аерма аз. Ә Туфан Миңнуллин татар совет театрының локомотивы булды. Без студентлар белән аңа нигезләнеп сюжетның логик үсешен өйрәнәбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG