Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өйләнәм дә, өйләнмим дә


Уфада кыш
Уфада кыш

Соңгы арада Юлдаш радиосын тыңлый башладым. Ара-тирә Ашказарга да күчеп алам. Әмма Уфада төн булганда бездә көндез, мин ешрак көндез, иртән-кич кабызам. Иртәнге кәефне күтәреп, кичке программаларын тыңлыйм. Ике атна инде танышу игъланнары биргәннәрен тыңлыйм. Гадәттә, ни үкенеч, ир-егетләр бирә бу игъланнарны. Димәк, күзгә-күз күрешкәндә танышырга кулларыннан килми. Кызларның шалтратканын көтеп яталар.

Минем туганым, абыем, яки улыма шул яшькәчә эчмәгән-тартмаган, югары белемле, авылда яшәргә риза булган кызлар шалтратсын, дип сөйләүчеләре дә бар. Бу теманы яктырткан "Буйдаклар" җырын Зөфәр Хәйретдинов моннан 10-15 ел элек үк җырлады.

Ара-тирә хатын-кызлар шалтратуы була. Менә бер апа сөйли, Уфада яшәүче 60-65 яшьләрдәге ир-узаман хәбәр бирсен, ди. Уңышлар гына телисе килә инде мондый эзләнүләрдә.

20 яшьлек кыз тавышына игътибар итәм. Авылда яшәп, Стәрледә читтән торып укучы бу кыз 20-23 яшьләрдәге егет эзли. Егет эшләсен, тартмасын, главное эчмәсен. Югары белеме дә булсын. Кызның авылына ерак та яшәмәсен. 20-23 яшьтә нинди эш тә, нинди диплом инде? Дипломы, яхшы эше булган егетләр, радио тыңлап, үзенә кыз эзләми, түгелме?

"Бәхет төне" дип исемләнгән бу тапшыруны күпчелек уен итеп кабул итә кебек. Чыннан да танышырга, гаилә корырга теләгән кешеләр монда катнашмый торганнардыр.

XS
SM
MD
LG