Accessibility links

Казанда Май чабу бәйрәме үтте


Казанда Май чабу бәйрәме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

21 февральдә Казанда Май чабу бәйрәме белән кышны озаттылар. Балаларга күңел ачтыру рәвешендә оештырылган бәйрәм ахырында карачкы яндырылды.

"Әкият" курчак театры каршындагы боз мәйданчыгында оештырылган Май чабу бәйрәме күбрәк балаларга күңел ачтыру рәвешендә үтте. Кемдер шугалакларда шуды, кемдер ат, дөягә атланып карады, кемдер исә сәхнәгә чыгып үз осталыгын күрсәтте.

Шушында ук һөнәрчеләр үзләре ясаган әйберләрне тәкъдим итсә, бәйрәмнең символларыннан булган коймак та сату да онытылмады.

Урысча җыр-бию белән гөрләп торган бәйрәмдә татарчасы ишетелмәде. Май чабу бәйрәменә килгән кайбер татарлар бу хәлгә аптырап, бәйрәмне оештыручылар татарча җыр-биюгә дә урын биргән булса, урыс бәйрәменең яме китәр дип уйлаган булса кирәк, дип әйтеп куйды.

Май чабу бәйрәменең ахырында, гадәттәгечә, карачкы ут төртеп яндырылды.

XS
SM
MD
LG