Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48

Мәскәүдә Мәҗит Гафурига багышланган очрашу узды


Чарада катнашучылар "Туга тел"не җырлый

Чарада катнашучылар "Туга тел"не җырлый

Мәскәү яшьләре җәй уртасында туган язучы Мәҗит Гафуриның 135 еллыгын Кызыл армия оешу көннәренә туры китереп уздырды. Аның иҗаты Кызыл армия оешкан чорга туры килә диелде.

21 февральдә Мәдәни үзәк китапханәсендә Мәскәү яшьләренең "Бердәмлек" төркеме татар-башкорт халык шагыйре Мәҗит Гафуриның иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрде.

Мәҗит Гафуриның тууына 135 ел 8 июльдә генә тулачак. Ләкин кичәне оештыручылар: "Без аның туган елына да, туган көненә дә игътибар итмәдек. Ул иҗат иткән вакытлар Кызыл армия оешкан чорга туры килә икән. Ә инде бу көннәрдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм, без шул вакыйгаларны күз алдында тотып әзерләдек бу очрашуны", диделәр.

"Бердәмлек" оешмасы татар әдипләренә багышланган очрашуларны беренче тапкыр гына үткәрми инде. Моңа кадәр Һади Такташ, Галиәсгар Камалга багышланган очрашулар да узган иде.

Әлбәттә, мәдәни үзәкнең китапханәсе күп санлы халыкны сыйдыра алмый. Халык күп санлы иде дип әйтеп булмый. Ләкин очрашуда яшьләрнең күпчелелек булуы, аларның татарча да яхшы сөйләшүләре бу очрашуда аларның очраклы булмауларын күрсәтә торган билге дип әйтергә була.

Мәҗит Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты турында "Бердәмлек" оешмасы әгъзасы Динара Вәлитова сөйләде. Динара үзенең чыгышы өчен мәгълүматне төрле чыганаклардан алдым дисә дә, ул мәгълүматләрнең совет чорының, совет әдәбиятының чәчәк аткан чорында чыккан язмалардан алынган булуы, коммунизмга дан җырлавы бераз сәеррәк тоелды. ВКП(б) ның кыска курсыннан да өземтәләр китергәч, кичәдә утырган бер абый, бу бала кайдан алды икән бу тикле язманы, тыңлавы да авыр дип куйды, аптырагач.

Ләкин кичәнең шигърият һәм музыка өлеше халыкка бик ошады. Хәттә Мәҗит Гафуриның "Кара йөзләр" әсәре нигезендә 1971 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры куйган "Кара йөзләр" балетыннан өзекләр дә күрсәттеләр. Видеотасманы бу балетны язган композитор Халик Заимовның кызы Ләлә Заимова алып килгән булган. Ләлә ханым да кичәдә катнашты.

Миләүшә Әпсәликова

Миләүшә Әпсәликова

Мәҗит Гафури шигырьләре башкорт һәм татар телләрендә яңгырады. Башкортстан кызы Миләүшә Әпсәликова шагыйрьнең берничә шигырен, шул исәптән "Сарыкны кем ашаган" шигырен башкорт телендә яттан сөйләде һәм алкышлар яулады.

Шунысы да кызыклы, Миләүшә тумышы белән Башкортстаннан, Мәҗит Гафури белән бер районнан. Алай гына түгел, шәҗәрәләргә караганда, без аның белән чыбык очы туганнар килеп чыгабыз, ул да тамыры белән Майкы-бей шәҗәрәсенә барып тоташа, диде ул. Күпләр шигырьләрне китаптан карап укысалар, Миләүшә барысын да яттан сөйләде. "Бу шигырьләр хәзер генә өйрәнгән шигырьләр түгел, әле бәләкәй чакта әни өйрәткән иде. Ул вакыттагылар онытылмый икән", диде Миләүшә. Ул Мәскәүдә университет тәмамлаган, хәзер инде Мәскәү шәһәре хөкүмәтендә эшли икән.

Стас Бакаев

Стас Бакаев

Очрашуда шулай ук Гнесиннар институтында аспирантурада укучы, үзе Оренбурдан булган Рената Бадамшина халык җырларын башкарды. Композитор, шагыйрь Стас Бакаев Мәҗит Гафури, Казан, Мәскәү турында үзе иҗат иткән шигырьләрне урыс телендә укыды.

Кичәгә килүчеләр мондый чараларны оештырганда иске язмаларга карап кына түгел, ул язмаларны заманча итеп әзерләргә кирәк булган дисәләр дә, очрашудан канәгатъ калуларын белдерде. Инде онытыла барган татар классик язучыларына багышланган мондый очрашулар булып торса, без һәрвакыт катнашырга әзер, чакырсыннар гына диделәр алар.

Очрашу бергәләп "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG