Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 февраль бәйрәме: юктан бар ителгән чираттагы уйдырма


23 февральне төрлечә бәйрәм итәләр
23 февральне төрлечә бәйрәм итәләр

1918 елның 23 феврале совет чорыннан бирле Кызыл армия оешып алманнарны җиңгән көн буларак бәйрәм ителә. Чынлыкта Кызыл армия соңрак оеша, ә ул көнне фронтта җиңү генә түгел, бөтенләй бәрелешләр булмый.

23 февраль Русиядә ял көне. Элек Совет гаскәре көне буларак билгеләнгән бу көн 1993 елдан бирле Ватанны саклаучылар көне буларак бәйрәм ителә. Бүгенге вазгыятьтә хакимият бу бәйрәмгә аеруча зур әһәмият бирә. Җитәкчеләр тарафыннан котлаулар, илнең куәте турында чыгышлар ясау инде узган җомгадан ук башланды. Чынлыкта, тарихка күз салсак, 23 февральнең бөтенләй уйдырма бәйрәм икәне күренә һәм бу хакта тарихи сәхифәләрдә ачыктан-ачык языла.

Рәсмән бу көнне большевиклар тарафыннан яңа гына оештырылган Кызыл армиянең Псков һәм Нарва янында алманнарны җиңүе турында зурдан кубып сөйләнсә, чынлыкта архив документлары бөтенләй башканы күрсәтә.

Бары тик 60-90 хәрбидән торган алман гаскәри төркеме бернинди каршылыкка очрамыйча, үз җайлары белән ул чактагы Двински 18 февральдә, Минскины – 20 февральдә, Полоцкины – 21 февральдә, Режицаны 22 февральдә яулап ала. Бу очракта яулап ала дип әйтү хәтта бик үк туры да килми, чөнки аларга каршылык күрсәтүче булмый.

Мисал өчен, ул көнне чыккан газетлар язуынча, алманнар Минскига һөҗүм башлагач, "совет халык комиссары шәһәрне яклау өчен төркемнәр оештыра башлый, әмма дошман якынлашканын ишеткәч, алар барысы да урыннарын ташлап вокзалга чаба һәм поездларны басып диярлек ала. Гади халык ишекләрен бикләп өйләрендә качып утыра. Төнге уникедә алманнар Мински шәһәренә керә", диелә.

Люцин шәһәрен алу тагын да хурлыклырак, чөнки Режицтан ике вагонда барлыгы 42 алман килә. Алар бик арган булу сәбәпле, башта ашханәгә кереп ял итеп, капкалап ала, аннары качарга җыенган солдатлардан коралларын алып "кая китсәгез, шунда китегез, әмма паровозны без сезгә бирмибез", дип белдерә.

Кызыл армиягә язылучылар ипигә алданып килә

Wikipedia язуынча, Ревель (хәзерге Таллинн) , Псков һәм Нарвага һөҗүмдә алманнарның алты гына дивизиясе катнашкан. Ихтыярилардан оешкан алман төркеме үзенең бернинди каршылыкка да очрамавына хәтта аптырап та кала.

Күп кенә кешеләрнең әле алманнарның килүен хуплап каршы алуы да языла. Мисал өчен, Иван Бунин "Газетларда алманнарның басып алуы турындагы мәгълүматтан соң барысы да "Әй, яхшы булыр иде... Менә кичә генә "Б"да шактый халык җыелган иде. Анда алманнар Смоленски һәм Бологоены басып алганнар, бик яхшы булган дип сөйләштеләр", дип яза.

Халыктагы мондый кәефләр большевикларның хәлен тагын да катлауландыра. 23 февраль иртәсендә Совет халык коммисариатына алманнарның ультиматумы җиткерелә. Утырышта Ленин, көчле оппозициягә карамастан, алманнарның таләпләре белән килешергә чакыра. Юкса, вазифасыннан китү белән яный. 24 февральдә совет хакимияте алманнар тәкъдим иткән шартларга ризалаша, әмма Брест-Литовскоеда тарихка кереп калган солых килешүен имзалаганчы, ягъни 4 мартка кадәр алманнар әле һөҗүмне дәвам итә. Шулай итеп, 1918 елның 23 февралендә бернинди дә бәрелешләр һәм җиңүләр булмый.

Кызыл армиягә дошман белән сугышырга баручыларны туплау бары тик 25 февральдә генә башлана. Кызыл армия төркемнәренә дә агылып килүчеләр булмый, күбесе монда армия икмәгенә һәм акчага кызыгып килә. Илдә барган таркаулык, эшсезлек, якынлашучы ачлык сугышка өндәүгә ярдәм итә. Ләкин инде моның мәгънәсе калмый, чөнки 4 мартта солых килешүе гамәлгә керә.

Чынлыкта хәзер бәйрәм ителә торган 23 февраль көнендә большевикларның Үзәк комитеты, армия һәм Петроградны якларга сәләтле Кызыл гвардия булмау сәбәпле, Смольныйда җыелып Германия ультиматумын тикшерә. Германия ул шартларны 23 февральдә тәкъдим итә һәм аңа җавапны 48 сәгать эчендә бирергә куша. 24 февральдә иртәнге сәгать өчтә бу шартлар кабул ителә. Көн шулай уза. Германия армиясе ул көнне Псковтан 55 чакрымда, ә Нарвадан 170 чакрым ераклыкта була.

Сталин тәкъдиме

Псков һәм Нарва янында булмаган җиңүне 23 февральдә бәйрәм итүне беренче тапкыр Сталин 1938 елда тәкъдим итә. "Нарва һәм Псков янында алман баскынчыларына көчле каршылык күрсәтелә. Аларның инкыйлаби Петроградка килүе туктатыла. Герман имперализмына гаскәриләр тарафыннан каршылык күрсәтү яшь Кызыл армия оешкан көн булып тора", дип китерә аның сүзләрен "Известия" газеты.

Әлеге версия озак еллар дәвамында СССР дәүләт пропагандасы тарафыннан якланды.

2002 елдан Русия Дәүләт думасы карары белән 23 февраль ял көне булып санала. Күп кенә русиялеләр әлеге бәйрәмне мөһим бәйрәмнәр рәтенә кертә. 2013 елда "Җәмәгатьчелек фикере" фонды уздырган сораштыруда катнашучыларның 77 проценты шундый фикердә булуын әйткән.

Әлеге бәйрәмне кайбер БДБ илләрендә дә билгелиләр. Ә менә Украинада быел президент Петр Порошенко үз ватандашларын бу бәйрәмнән баш тартырга чакырды.

XS
SM
MD
LG