Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада хатын-кызлар ир-атларга мәдхия укыды


Гүзәл Ситдикова
Гүзәл Ситдикова

Башкортстан язучылар берлегендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган кичәдә башкорт һәм татар шагыйрәләре ир-атларга мәдхия шигырьләре укыды.

Чарада 23 февральнең Ватанны саклаучылар бәйрәменнән бигрәк ир-атлар көне буларак узуы ассызыкланды, аталарга, ир-егетләргә багышланган шигырьләр укылды.

Башкорт шагыйрәсе Гүзәл Ситдикова: "Хатын-кызның яхшы булуы иң башта ирләргә бәйле. Хатын-кыз начар икән, димәк, аны ир-ат бозган. Болар икесе бер-берсенә бәйле. Хатын-кыз өчен иң кадерле ир-ат – ул иң башта аның әтисе. Чөнки ул безгә гомер биргән. Аталы гаилә – аркалы гаилә диләр. Гаиләдә ир арка булса, милләттә дә ул арка. Дөрес, соңгы чорда буынсыз ирләр күбәя, андый гаиләләрне хатыннар тота. Бу көн уңаеннан ирләребез арка булса иде дигән теләк белдерәм", дип чыгыш ясады.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

Филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина тамашачыларга үз әтисенә багышлап язган шигырен укыды:

"Әткәй!" – диеп кемдер эндәшкәнгә,

Минем җанда нидер өзелде.

Еллар үткән саен ятимрәк

Сизәм, әткәй, синсез үземне.

Урман-кырлар синсез үксез калды, Йорт иясе сине сагына. Ятимнәрдән ятим әнкәем дә Һаман яши синле чагында.

Күптән күнегергә кирәк тә бит!.. Юксынулар җиңә "кирәкне". Кабул итеп булмый синсезлекне, Туктатмыйча безнең йөрәкне.

Уй-акылны йөгәнләп тә була – Күңелләр шул тулып түгелә. Бакыйлыкка барып кайтыр идек – Төртеләбез ишек бигенә.

Без ишекнең бу ягында калдык, Үзең генә уздың тупсаны... Ишек каршындагы безнең гомер – Мәңгелеккә күчкән җан чаңы.

"Әткәй!" – диеп кемдер эндәшкәнгә, Минем җанда нидер өзелде. Еллар үткән саен якынрак Сизәм, әткәй, сиңа үземне.

Тәнзилә Дәүләтбирдина
Тәнзилә Дәүләтбирдина

Башкорт шагыйрәсе Тәнзилә Дәүләтбирдина "Изгелек" исемле шигырен укыды:

Җиде кат тир чыккан чабынлыктан Күз бәйләнгәч кенә кузгалам. Мине куып җитми титаклаган Әтиемә жәлләп күз салам.

Текә таудан табан яндырырдай Каты басып түбән җилдерәм. "Колынчыгым!" – дигән йомшак тавыш Яннарыма килә җил белән.

Колынчыкка хәтта иярәлмас Көн килә шул атның атына! Яшь каеннан таяк әтмәләгән Әти салмак атлый артымнан.

Изгелекнең кадерен белмәс булсам, Тораташлар булып катаем. Ике аяклы итәм диеп безне Өч аякка калды әтием...

Чарада шулай ук татар шагыйрәләре Халисә Мөдәрисова, Дилә Булгакова, Фәния Габидуллина һәм башкалар үз шигырьләрен укыды.

Моңа кадәр ир-атларга багышланган мондый чара узганы юк иде. Ир-ат шагыйрьләр, кунак ашы – кара-каршы дип, Хатын-кызлар көне уңаеннан 8 мартта шундый ук чара уздырырга карар итте.

XS
SM
MD
LG