Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Украина хәрбиләре Донбасста авыр техниканы чигендерүгә шартлар күрми. Бу хакта Украина көнчыгышында махсус хәрби чарасы вәкиле Анатолий Стельмах белдерде. Аның сүзләренчә, кораллар бары тик Мински килешүендә язылганча тулысынча ут туктатылгач кына чигендереләчәк.

Украина хәрби штабы вәкиле Владислав Селезнев атышлар дәвам итү сәбәпле, утны туктату турында шулай ук сүз булырга мөмкин түгеллеген әйтте. Элегрәк коралларны чыгару 22 февральдә якшәмбе көнне үк башланырга тиеш дип уйланылган иде. Кичә үзбилгеләнгән Донецки халык республикасы вәкиле сепаратистлар коралларны 24 февральдә чыгара башлаячагын әйтте.

Украина көнчыгышындагы штабта сепаратистларның узган тәүлектә берничә тапкыр украин хәрбиләренә ут ачуын хәбәр иттеләр, шул ук вакытта атышларның кимүен дә ассызыкладылар.

Донецки өлкәсе Каменка авылы, Красногоровка утка тотылган. Төнлә сепаратистлар чираттагы тапкыр Широкинодагы украин хәрбиләренә һөҗүм итәргә тырышкан. Сугыш ярты сәгать диярлек дәвам иткән.

Рәсми рәвештә Донбасста утны туктату режимы 15 февральдән кертелде. Авыр техниканы чыгару 16 февральдән башланып ике атна дәвам итәргә тиеш иде.

XS
SM
MD
LG