Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Казанда Гаяз Исхакыйны флешмоб белән искә алдылар


23 февральдә Бауман урамында Гаяз Исхакыйның тууына 137 ел тулу флешмоб белән билгеләп үтелде. "Азатлык" татар яшьләре егет-кызлары узып баручыларга Исхакый рәсеме төшерелгән календарьлар таратты, аның турында мәгълүмат җиткерде һәм теләге булучылар белән Исхакый рәсемен тотып фотога төште.

Чараны оештырган "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, алар бу флешмобка халыкка татарның бөек шәхесен искә төшерү һәм аларның Гаяз Исхакый хакында белү-белмәүләрен тикшерү максаты белән чыккан.

"Кызганыч, кайберәүләр аның турында бөтенләй белми. Күпләре Гаяз Исхакыйның туган көне булуын бездән белеп шатланып искә төшереп киттеләр. Ансы да бик мөһим.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 2015 елны Гаяз Исхакый елы дип игълан итте. Бу елны без март аенда башлап җибәрергә уйлыйбыз. Бу елга дип махсус Гаяз Исхакый рәсеме белән календарьлар да бастырдык. Биш мең данәнең өч меңен инде халыкка тараттык. Бүген дә таратабыз.

Бу чараны уздыру файдалы булды дип уйлыйм. Флешмоб аша кемдер Гаяз Исхакый турында уйланды, кемдер, интернеттан күргәч, кара нинди чара үткән икән бүген дип әйтәчәк. Кемдер аның әсәрләрен эзләргә тырышачак, бүгенге чараны күргәч.

Кызганыч, Гаяз Исхакый бүген рәсми рәвештә искә алынмый. Әмма без аның киләчәктә искә алыначагына ышанабыз. Хәтерләсәгез, без моннан берничә ел элек шушындый флешмоблар белән Татарстан байрагы төсендәге тасмалар тараткан идек. Һәм менә узган 30 август Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә Татарстан хөкүмәте вәкилләре түшләренә шушындый тасмалар тагып чыктылар. Кем белә, шуның кебек берничә елдан Гаяз Исхакый да хөкүмәт тарафыннан искә алына башлар.

Әле берничә ел элек кенә "Азатлык" татар яшьләре берлеге урамда Нәүрүз бәйрәме оештырган иде. Узган елны хөкүмәт тә рәсми дәрәҗәдә әлеге бәйрәмне оештырды. Димәк, астан килгән инициативалар үз урынын таба бара һәм алга таба да табачак", дип белдерде Нәбиуллин.

Флешмобның бер өлешенә үзе дә катнашкан, галимә, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Лена Гайнанова Гаяз Исхакыйны татар халкының феномены дип атады.

"Гаяз Исхакый илендә чагында башы төрмә-сөргеннәрдән чыкмаган. Ягъни, ул патша Русиясендәге формациягә ярамаган. Ул сөргеннән котылгач та ил-йортында яшәүдән мәхрүм ителгән. Чит илгә китәргә мәҗбүр булган. Чөнки ул совет формациясенә дә ярамаган. Ә чит илдә чагында бөтен кыйтгаларны йөреп чыгып туктап алган бер җирендә нәшриятлар корып, газет-журналлар чыгарып татарның теләген, фикерен аңлатып йөргән. Гаяз Исхакый кебек бөтен кыенлыкларны кичеп, искиткеч зур мирас калдырган кеше татарда юк әле", дип белдерде ул.

Галимә Лена Гайнанова, Татарстанда Гаяз Исхакыйга багышланган 12 томлык чыгарылган булса да, әле эшләнергә тиешле бик күп эшләр булуын, хөкүмәтнең аңа карата игътибарлырак булуы кирәклеген дә әйтеп үтте.

"Казан урамына чыгып карасаң, Гаяз Исхакыйны искә төшерә торган бер әйбер юк. Дүрт йортлык кечкенә генә элекке Володарский урамын Гаяз Исхакый урамы дип атаган булдылар. Гаяз Исхакыйның исеме Казанда яңгырап тора торган бер урында булырга тиеш. Әйтик, без Галимҗан Ибраһимов проспектына, Фәйзи урамына һәм башка урамнарга барабыз дип сөйләшәбез. Гаяз Исхакый урамы да шундый зур урамнарга бирелергә тиеш иде.

Икенчедән, Казанда Гаяз Исхакый музеен төзергә кирәк. Ул музей туган ягы Яуширмәдә бар. 115 еллыгында ачылган иде. Ә Казанда аның музее юк. Казанда музей өчен урын да бар, югыйсә. Гаяз Исхакый Күл Буе мәдрәсәсендә укыган һәм хәзерге көндә бу бина буш тора. Менә шушында аның музеен ачарга була.

Өченчедән, Казанда Гаяз Исхакыйның бюсты куелырга тиеш.

Гаяз Исхакый ул-татар әдәбиятына идеал китергән кеше. Һәм шулай ук татарның күңел төпкелендә яткан фикерен, идеалын, дәүләтчелек идеясын торгызган кеше", дип сөйләде галимә Лена Гайнанова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG