Русияләрнең 70%тан артыгы илдәге икътисади кризисның тәэсирен сизгән. “Җәмәгатьчелек фикере” фонды хәбәр итүенчә, гыйнварда аларның саны 62% булган.
Кризисның нәтиҗәсен халыкның 45% бәяләр арту һәм инфляциядә, 11% тормыш шартлары начараюы, 12% эшсезлек һәм кыскартуларда күрә.
Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, эшсезләр саны бер атнада ике процентка артакан. Соңгы ике-өч айда сораштыруда катнашучыларның 15% хезмәт хакын азрак алуын яки тоткарлануын әйткән.
Әлеге сораштыру 14-15 февральдә Русиянең 43 төбәгендә узган. Анда 1500ләп кеше сораштырылган.