Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда "Норманд дүртлеге" тышкы эшләр министрлары очрашуы узды


Парижда "Норманд дүртлеге" тышкы эшләр министрларының Украина турында сөйләшүе тәмамланды. Анда Русия, Украина, Германия һәм Франция тышкы эшләр министрлары катнашты.

Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус әйтүенчә, барлык катнашучылар да Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының миссиясен финанс һәм техник яктан да көчәйтү кирәклеген әйткән.

Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин сүзләренчә, тарафларга Минскидагы килешү нигезендә ут ачуны туктату, бигрәк тә Дебальцеводагы хәлләр турында уртак фикергә килү мөмкин булмаган.

Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер авыр техниканы билгеләнгән чиктән күчерү якын көннәрдә башланырга тиешлеген әйтте. Ул шулай ук Украина көнчыгышындагы хәлләрне көч куллану дәрәҗәсе киметелсә дә «тотрыксыз» буларак бәяләде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров очрашуны файдалы дип белдерде һәм Мәскәүдә Халыкара Кызыл Хач комитеты президенты Петер Маурер белән очрашуда катнашырга тиешлеген әйтеп утырыштан алданрак китте.

XS
SM
MD
LG