Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда III татар шигъри слэмы узды


Казанда III татар шигъри слэмы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

Очрашу нәни шагыйрьләрнең катнашуы белән истә калды. Гөлзадә Сафиуллина оныгы Мурад әл-Анси "Иң эчтәлекле шигырь" номинациясендә җиңү яулады.

22 февральдә Казанда III татар шигъри слэмы узды. Иске татар бистәсендә яңа ачылган Диван каһвәханәсендә узган чарада уннан артык шагыйрь көч сынашты.

Быелгы слэмда нәни шигырь язучылар да, өлкән каләм әһелләре дә катнашты. Аларның сәләтләрен бәяләргә 30-40 тамашачы килде. Чараны Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм Энҗе Әхмәтҗанова алып барды.

Төп бүләк итеп тамашачылар кәрҗингә җыйган акча билгеләнде. Жюри вазифасы бер тамашачыдан икенчесенә күчеп барды. Слэм нәтиҗәсендә беренче урынны Эльнар Байназаров яулады. "Иң эчтәлекле шигырь" номинациясендә Гөлзадә Сафиуллина оныгы Мурад әл-Анси җиңде. "Дөньяга үзенчәлекле караш" номинациясендә Хәмид әл-Валиди. Махсус бүләккә Энҗе Әхмәтҗанова ия булды.

XS
SM
MD
LG