Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диния идарәсендә ирнең нинди булырга тиешлеген аңлаттылар


Диния нәзарәтендә чын ирләр турында сөйләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

Татарстан Диния нәзарәтендә 23 ферваль бәйрәме уңаеннан "Чын ирләр чын әниләрдән туа" дип аталган түгәрәк өстәл утырышы үтте.

Түгәрәк өстәл сөйләшүе барышында гаиләдә ир баланың һәм кыз баланың ничек тәрбияләнергә тиешлеге, хатын-кыз, ир-атның роле, гаиләдәге мөнәсәбәтләр хакында сүз барды.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ир бала тәрбиясе мәсьәләсендә дини нигездән әйтеп узганча, ир бала гаиләне алып баручы, аны тәэмин итүче хуҗа буларак тәрбияләнергә тиеш. Моның өчен гаиләдә әти кешенең чын ир буларак үрнәк булуының мөһимлегенә басым ясады ул. Мисалга, әни кеше гаиләне тарткан гаиләдә үскән ир баланың киләчәктә үз гаиләсендә дә хуҗа була алмаячагы хакында сөйләде Җәлил хәзрәт.

"Малай күреп ята бит әнисе тарта бөтен йөкне, "өйләнгәч мине дә хатын өстерәр әле", ди. Ә тормышны әти алып барганын белсә, ул тормыш алып барырга әзер булып, чын ир булып үсәр иде. Ә болай хатын итәгенә ябышып яши торган ир булып үсә. Акчаны кем таба – соңгы сүзне шул әйтә өйдә, шулай бит, телисеңме-теләмисеңме шулай", дип сөйләде Җәлил хәзрәт.

Ә кыз баланың исә, беренче чиратта, булачак әни, үзен гаиләгә, балалар тәрбияләүгә багышлаучы буларак тәрбияләнергә тиешлеге хакында әйтеп узды Җәлил хәзрәт. Бүгенге җәмгыятьтә кыз бала алдында дөрес максатлар куелмавына басым ясады ул. Кызларның беренче чиратта максат итеп уку тәмамлау, карьера булдыруны куюы илдә демографик проблем тууга йогынты ясады, дип сөйләде ул.

"Депутат хатын-кыз, галим хатын-кыз, шагыйрә хатын-кыз, җырчы хатын-кыз... Дәүләт советында йоклап утырыр өчен хатын-кыз булу мәҗбүри түгел. Аны ирләр дә эшли ала, шулай бит инде. Ирләр галим дә була ала, ирләр космоска да менә ала, ирләр җырлый да ала, бии дә ала. Мин хатын-кыз бу эшне эшләмәсен дип әйтмим, әмма хатын-кызның иң беренче вазифасы бөтен тормышын гаиләгә багышлау, бәби алып кайтып, бәби тәрбияләү, шуннан вакыты калса гына. Ә безнең укудан, каръерадан вакыты калса гына бәби табу. Шуңа бездә демографик хәл начар", дип сөйләде Җәлил хәзрәт.

Чара барышында бала тәрбиясе мәсьәләсе психологик күзлектән дә каралды. Биредә әйтелеп узганча, баланың дөрес тәрбия алуына, аның акыл үсешенә ата-ананың үзара мөнәсәбәте зур йогынты ясый. Ата-ана бер-бере белән уңай мөнәсәбәттә яшәгән гаиләдәге бала уңай сыйфатларга ия була, төрле яктан үсеш алачак. Шул исәптән, биредә әйтелгәнчә, бала тормышта бәхетле булсын өчен аңа, беренче чиратта, нәкъ рухи тәрбия, Аллаһка мәхәббәт тәрбияләү мөһим.

XS
SM
MD
LG