Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милли сәясәт програмын тормышка ашыруга узган елны 330 миллион сум бүленгән


Татарстанда дәүләт милли сәясәте програмын тормышка ашыру өчен 330 миллион сум бүленгән. Бу хакта Татарстан президенты каршындагы милләтара һәм динара мәсьәләләр утырышында Казан Кирмәне эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев белдергән.

Утырышта катнашучыларны президент Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Чакырылган кунаклар арасында Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов та бар.

Утырышта 2014 елда Татарстанда дәүләт сәясәте програмын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычларны билгеләү планлаштыра. «БИЗНЕС Online» язуынча, шулай ук мәгълүмати тәэмин итү комплекс системасын булдыру һәм аны тормышка ашыру мәсьәләсе каралачак. Республикада дәүләт милли сәясәте концепциясе республикада 2013 елда кабул ителгән иде.

XS
SM
MD
LG