Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

"Яблоко" фиркасе "Яз"протест йөрешендә катнашмаячак


Галина Михалева

Галина Михалева

"Яблоко" фиркасе 1 мартта Мәскәүнең Марьино районында узачак "Яз" протест йөрешендә катнашмаячак. Бу хакта фирканең Мәскәү бүлеге рәисе урынбасары Галина Михалева РБКга белдерде.

Ул оештыручыларга мэриянең чараны Мәскәү читендә уздыру тәкъдименә ризалашмаска кирәк иде дип саный. «Киләсендә алар безне бөтенләй урманга җибәрәчәк, бу куркыныч адым», диде Михалева.

Йөрештә катнашу урынына "Яблоко" хакимияттән ризалык кирәк булмаган сугышка каршы чара уздырачак. Аның көне һәм ничек үтәчәге турында 28 февральдә бюро утырышында хәл ителәчәк, диде фирка рәисе Сергей Митрохин.

Кичә Мәскәү хакимияте 1 марттагы "Яз" протест йөрешен Марьинода уздыруга рөхсәт бирде.

XS
SM
MD
LG