Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сәүдә челтәрләре кайбер азык-төлеккә бәяне "туңдырырга" килеште


Русиянең өре кибетләр челтәре социаль мөһим булган азык-төлеккә ике айга бәяләрне «туңдыру»га килеште. Мондый карарны «Магнит», X5 Retail Group ("Перекресток", "Карусель", "Копейка"), "Ашан", "Дикси", "Лента" һәм башка челтәрләр кергән ваклап сәүдә итү ширкәтләр ассоциациясе кабул иткән, дип яза "Ведоомости".

Килешүнең проекты федераль монополиягә каршы хезмәткә җибәрелгән, әмма ассоциядә аның кабул итүендә шикләнмиләр.

Социаль мөһим тауарларга ит, тавык, катырылган балык, сөт һәм кайбер сөт ризыклары, шикәр, тоз, сыек май, ярмалар, бәрәңге, кәбестә, алма һәм башка кайбер әйберләр керә. Бәяләр «туңдырылырга» мөмкин тауарларның тулы исемлеге килешүдә язылмаган.

Рубльның бәясе төшүе сәбәпле, 2014 елның көзеннән Русиянең күп кенә кибетләрендә бәяләр артты. Кайбер сәүдә челтәрләр инде элегрәк тә бәяләр туңдырылуы турында белдергән иде. Мисал өчен "Дикси" кибете февральдән бер айга он, ярма, балык, май, токмач һәм пилмәнгә бәяне күтәрмәскә булды.

XS
SM
MD
LG