Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Гариповның иллюзияле беренче концерты


Илназ Гариповның беренче концерты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:32 0:00

Яшь автор-башкаручы Илназ Гарипов 22 февральдә Казанның филармония залында беренче концертын тәкъдим итте. Илназ тамашачыга алып баручы, җырчы, фокусчы, музыкант осталыкларын күрсәтте.

Илназ Гариповның зур сәхнәгә чыгуына быел биш ел тулган. Шул уңайдан ул Казанның филармония залында үз концертын оештырырга була. Ярты ел алдан зал турында килешеп куя, реклам һәм концертка әзерлек эшләрендә ярдәм итүчеләр дә табыла. Үзе һәм дуслары ярдәмендә халыкка тәкъдим итәрлек тамаша әзерләнә.

22 февральдә филармония залы тулысынча диярлек тамашачылар белән тулган иде. Илназ үзе алып баручы, җырчы, фокусчы, төрле уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәтте.

Тамашачыга бигрәк тә концерт сәхнәсендә иллюзианист булып тәмәке очыруы, кулъяулыкларны юкка чыгарып күрсәтүе, әрмән дудугында уйнавы ошады. Әниләргә, ятим балаларга багышланган җырлары тамашачының күзләрен чылатып алды.

Залда Илназның туганнары, әнисе дә аны карап, сокланып утырды. Тамашачы бертуган абыйсы Ильяс Гарипов белән җырлаганда бер-берсенә охшаган булуларына да игътибар итте. Иҗатташ дусларыннан Гөлназ Батталова белән бергә дуэт башкардылар. "Татар радиосы" ди-джее Айваз Садыйровны бу юлы Илназ барабан кагу остасы буларак күрсәтте, концерт җанлы уен кораллары оркестры кулланылды. Музыкантлар, биючеләрнең барысы да Илназның дуслары иде. Чөнки аңа татар эстрадасына ачык, аралашучан, актив җырчы буларак килеп керүе үз тирәсендә ярдәмчел иҗатташ дуслар тупларга мөмкинлек бирде.

Өйләнмәгән 27 яшьлек җырчы концертына килгән 500дән артык тамашачы арасында кызларның күбрәк булуы игътибар җәлеп итте. Алардан кала яшь гаиләләр һәм урта буын аны яратып тыңлады. Алар да, Илназ үзе дә концертыннан канәгать калды. Әтисез үскән, үз иҗаты, үз көче белән эстрадага килеп кереп, биш ел эчендә зур концертын оештыруга ирешкән Илназ Гариповка тамашачыларның хөрмәте тагын да артты.

XS
SM
MD
LG