Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Путиннан татар телле радио өчен ешлык сорамакчы


Миңнехановның Путин белән очрашуы. 2014 ел, апрель.
Миңнехановның Путин белән очрашуы. 2014 ел, апрель.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада татар телле радио өчен ешлык сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче. Былтыр Мәскәүдә үткән FM ешлыкларны бүлү бәйгесендә "Дастан FM" да, "Курай" радиосы да җиңә алмаган иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикага татар телле радио өчен ешлык бирүне сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче. Бу хакта Миңнеханов президент каршындагы милләт һәм динара мәсьәләләр шурасында әйтте. Анда шулай ук Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов та катнашты.

"Мин радиоешлыклыр мәсьәләсендә бер ешлыкны татар каналына бирүне сорап мөрәҗәгать иткән идем, әмма ул игътибарсыз калды. Мин моны һич кенә дә дөрес түгел дип саныйм. Президент белән очрашу булганда мин бу мәсьәләне күтәрәчәкмен. Татарлар, удмуртлар, чуашлар һәм башка халыкларның үз каналлары булмаска тиеш мени?", диде Миңнеханов.

Бизнесс-Online язуынча, радиоешлыклар мәсьәләсен үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров күтәргән. Билгеле булганча, узган елның май аенда Мәскәүдә узган FM ешлыкларны бүлү бәйгесендә "Дастан FM" да, "Курай" радиосы да җиңә алмады. Комиссия Казандагы 96.8 МГц һәм 98.0 МГц ешлыкларын "Комсомольская Правда" һәм "Наше Радио"га бирү карары чыгарды.

"Татмедиа" вәкиле Марат Ибляминов Азатлыкка комиссия әгъзаларының татар радиоларына ешлык бирмәс өчен төрле сәбәп табуын әйткән иде.

Марат Ибляминов
Марат Ибляминов

"Без бу федераль комиссиягә язган тәкъдимгә егермеләп хат та куйган идек. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевтән, Татарстан хөкүмәтеннән, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховтан, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовтан, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровтан, Камал театрыннан, Татарстан дәүләт филармониясеннән, һәм башкалардан да хатлар бар иде. Президент, хөкүмәт, театр һәм башка оешмалар – бу бит кеше генә түгел, ә алар артында бөтен республика тора. Бөтен республика шушы комиссиядән "Салаватка ешлыкны бирегез инде, без аны беләбез, ул аңа лаек" дип үтенеп сорады. Комиссия хәтта бу хатларга күз дә салмады. Республиканың үтенечен бар дип тә белмәделәр. Менә бу ягы мине бигрәк тә гаҗәпләндерә. Бу комиссия миңа иң күп сорауны бирде. Башкалар исә керә дә чыга, керә дә чыга, ә миңа 11 сорау бирделәр", диде ул.

Ибляминов соңгы ике-өч елда бу бәйгедә республикаларның милли радиоларының ешлыклар отканы юклыгын да әйтте.

"Ешлыкны күбрәк Мәскәү холдингларына, төрле корпорацияләргә бирәләр. Ә милләт өчен берни дә юк", диде ул.

Әлеге бәйгедән соң өч көн узгач, Татар конгрессы радиотапшыруларга ешлыклар бүлүче федераль комиссияне тел дискриминациясендә гаепләп, таратырга чакырган иде.

Миңнеханов бүген Федотовка шулай ук бу мәсьәләне хәл итүгә кушылырга чакырды.

XS
SM
MD
LG