Accessibility links

Кайнар хәбәр

Савченконы сак астында калдыру карары үз көчендә калды


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Украина хәрбие Надежда Савченконы сак астында калдыруны кануни дип тапты. Савченко Украина көнчыгышында Русия журналистлары үлемендә гаепләнә. Шулай итеп мәхкәмә адвокатларның мөрәҗәгатен кире какты. Алар Савченконы тикшерү изоляторыннан азат итеп, сакта тотуның башка төрле чарасын күрүне сораган иде.

Утырышта адвокат Илья Новиков Савченконың гаепсез булуы турында дәлилләр китерде. Аның сүзләренчә, Лугански янындагы атышлар вакытында Савченко инде әсирлектә булган.

Прокуратура вәкилләре тикшерүнең канун нигезендә алып барылуын, ә Савченконың сәламәтлеге сак астында тотылуга мөмкинлек бирүен әйтте.

Узган елның 13 декабреннән ачлык тоткан Савченко утырышта изолятордан видео аша гына катнашты. Адвокат Марк Фейгин тыңлаулар алдыннан журналистларга белдерүенчә, алдагы көнне Савченконың хәле начарайган. Табиплар аның кайбер эчке әгъзалары эшләве бозылганын әйткән.

Савченко үзе киләсе мәхкәмәгә кадәр үлергә мөмкинлеген белдерде.

Алдагы көнне Русия президенты Владимир Путинның кабул итү бүлмәсенә украин хәрбиен изоляторда сак астында тотуны башка чарага үзгәртүне сорап 11 мең ярым кеше имза куйган мөрәҗәгать тапшырылды.

10 февраль көнне мәхкәмә Савченконы 13 майга кадәр сак астында калдыру карарын чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG