Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:14

Amnesty International геноцид һәм киңкүләм рәхимсезлекләрне туктатуга мөмкинлек ачу өчен БМО Иминлек шурасындагы даими әгъзаларны вето хокукыннан баш тартырга чакыра.

Дөньяда кеше хокулары торышын күзәтеп баручы халыкара оешма Amnesty International (AI) 2014 елга йомгак хисабында елны көч кулланылган төбәкләрдә калган миллионнарча кеше өчен фаҗига елы булды дип бәяләде һәм халыкара җәмәгатьчелекнең бу көч куллануларны туктатмавын оят дип атады. Оешма дөнья илләрен "тыныч халыкны яклау кулдан килми торган эш дип кылануны туктатырга" чакыра.

Украинаның көнчыгышындагы сугышта 5600дән артык кешенең һәлак булуы, Русия яклы сугышчыларның да, украин хәрбиләренең дә тыныч халыкны аямавы хөкем ителә.

Хисапта бәяләнгән 160 илнең кимендә 35ендә былтыр кораллы төркемнәр көч кулланган. Ислам дәүләте исемле сугышчан төркемнең көчәя баруына аеруча борчылу белдерелә.

БМО Иминлек шурасы ел дәвамында Гыйрак, Сүрия, Израил, Фәлестин җирләрендә һәм Украинада дәвам иткән кан коешны туктату өчен чаралар күрмәүдә гаепләнә.

Джон Далһюсен

Джон Далһюсен

Amnesty Internationalның Европа һәм Үзәк Азия бүлеге мөдире Джон Далһюсен Азатлыкка: "Әгәр дә булган халыкара механизмнарга күз салсагыз, геноцид, киңкүләм рәхимсезлекләр һәм кешелеккә каршы җинаятьләр булган очракларда халыкара институтларның һәм оешмаларның механизмнарына киртә булмасын өчен, БМО Иминлек шурасындагы биш даими әгъза үзләренең вето хокукыннан баш тартырга тиеш", диде.

Amnesty International хисабында Русиянең вето белән янавы нәтиҗәсендә Иминлек шурасының Украинадагы кан коешны туктату өчен берни дә эшли алмаганлыгы әйтелә.

Хисапның Кырымга багышларган өлешендә кырымтатарларның былтыр аеруча киңкүләм эзәрлекләүләргә дучар булуы тәнкыйтьләнә. Ел дәвамында Азатлык хәбәр итеп торган хәлләр – Решат Аметовның үтерелүе һәм билгесез кешеләрнең башка берничә кырымтатарны алып китүе, Кырымтатар мәҗлесенә каршы чаралар, шул исәптән аның бинасын тартып алу, кырымтатар җитәкчеләре Мостафа Җәмилевнең һәм Рефат Чубаровның сөргенгә дучар булуы, кырымтатарларга сөргеннең 70 еллыгын теләгәнчә искә алу мөмкинлеге бирмәү очракларының һәрберсе Amnesty International хисабында аерым-аерым тәнкыйтьләнә.

Русиянең үзендәге хәлләргә килгәндә, хакимиятнең узган елда ватандашлар җәмгыятен буу тырышлыкларының артуы, фикер белдерү мөмкинлкеләренең кимүе, киңкүләм мәгълүмат чараларының авызын томалау, хөкүмәттән бәйcез оешмаларны "чит ил агенты" дигән ярлык тагып каралту, актвистларны сәбәпсез төрмәгә ябулар турында языла хисапта. Amnesty International хокук яклаучылары белдерүенчә, ватандашларның җыелуына һәм берләшүенә каршы 2012 елда чыгарылган кануннар 2014 елда хакимият файдасына бик нәтиҗәле итеп кулланылган һәм тагын да киңәйтелгән.

Азаплаулар һәм рәхимсезлекләр, террорчылыкка, тыелган оешмаларга бәйле булуда гаепләп канунсыз рәвештә эзәрлекләүләрнең дәвам итүе дә игътибардан читтә калмаган.

Хокук яклаучылар Украинадагы сугыш сәбәпле Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрнең бозылуы һәм Русиядәге икътисади кыенлыклар нәтиҗәсендә Кремльнең илдә башкача уйлаучыларга каршы ачуы алга таба тагын да кабарачагын, репрессияләр мөмкинлегенең тагын да артачагын фаразлый.

XS
SM
MD
LG