Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия" депутатлары Русиягә чит илдән азык-төлек кертүне тыюга каршы чыкты


"Гадел Русия" фиркасе депутатлары Русиянең читтән азык-төлек алуны тыю карарын туктатырга чакыра. Әлеге канун өлгесен алар Дәүләт Думасына керткән. Билгеле булганча, Украинадагы вакыйгалар сәбәпле Русиягә Европа берлеге, АКШтан чикләүләр кертелгәч, Мәскәү чит илдән кайбер тауарларны алуны туктатты.

Канун өлгесе авторлары, чит илдән азык-төлек алуны тыю Русия конституциясенең 34 маддәсенең 1 пунктына каршы килә дип саный. Аларча, Конституциядә һәрбер кеше эшмәкәрлек хезмәте өчен үз мөмкинлеген һәм милкен ирекле кулланырга хокуклы диелгән.

“Сыйфатлы, имин һәм сәламәтлеккә зыян салмаучы азык-төлекне кертүне тыю Русия ширкәтләренең икътисади эшләүгә конституцион хокукларын чикли, чөнки күп кенә ширкәтләр булдырга техник эш алымы өчен альтернатив чималлар юк”, диелә документта. Шулай ук авторлар хөкүмәт һәм президентка бәйсез рәвештә икътисади чикләүләр кертү тыелырга тиеш дип саный.

Депутатлар фикеренчә, бу тыюлар бернинди уңышка китермәде, чөнки азык-төлекнең кайберләре Русиягә күрше илләр аркылы керә, шул ук вакытта аларга нигезсез рәвештә бәяләр артты.

Русиягә АКШ, Европа берлеге илләре, Канада, Австралия, Норвегиядән ит, сөт һәм башка кайбер азык-төлекне кертү 2014 елның августыннан тыелган иде.

XS
SM
MD
LG