Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австриядә мөселман ял көннәре рәсмиләштерелде


Вена мәчете
Вена мәчете

Австрия парламенты мөселман бәйрәмнәрендә ял итү хокукы бирүче, шул ук вакытта мәчет-мәдрәсәләрнең чит илдән финанслануын тыючы кануннар чыгарды.

Австрия парламенты илдә яшәүче ярты миллионлап мөселманның хокукларын билгеләүче яңа кануннар чыгарды.

Шул үзгәрешләрнең берсе Ураза бәйрәмендә һәм Корбан бәйрәмендә мөсемланнарга эшкә чыкмауны рөхсәт итә. Австрия халкының 6 процентын тәшкил итүче мөселманнар моңарчы мөселман бәйрәмнәрендә ял көне алу өчен эш бирүче белән килешергә тиеш, анда да аларга ял бирелмәскә мөмкин иде.

Шулай ук хастаханәләрдәге һәм төрмәләрдәге мөселманнарга да имамнар белән очрашу мөмкинлеге булдырылачак.

Шул ук вакытта мәчет-мәдрәсәләрнең чит илдән финанслануы тыелачак. Моңарчы андый чикләү юк иде.

Мөселман җитәкчеләре мондый чикләүләр кертүче канунга ризасызлыкларын әйтеп аларны гамәлдән чыгару таләбе белән Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.

Австрия мөселманнарының күбесе чыгышы белән Төркия йә Босниядән. Башкала Венада мөселманнар сан ягыннан католиклардан кала икенче урында.

Австрия-Маҗарстан империясе мөселманнар яшәгән Босния һәм Һерцеговинаны аннексияләгәннән соң, 1912 елда Австрия-Маҗарстан империясендә ислам рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул ителгән булса да, мөселман бәйрәмнәрендә ял итү мөмкинлеге бирелмәү илдәге күп кенә мөселманнарда ризасызлык тудырып килде. Ә мәктәпләрдә укучы мөселман балаларына, әлеге канун нигезендә, мөселман бәйрәмнәрендә дәрескә бармау рөхсәт ителде.

1912 елгы канун мөсемланнарга күп кенә хокуклар, шул исәптән дәүләт мәктәпләрендә дини белем алуны да гарантияли. Австрия мөселманнары җитәкчесе Фуат Санак элегрәк Вена ратушасында чыгыш ясап бу канунны Европаның башка өлеше өчен үрнәк итеп күрсәтте һәм Австриядә күпчелек исламны "куркыныч түгел, ә байлык буларак" кабул итте.

Шулай да, IMAS исемле җәмәгать фикерен белешү үзәге уздырган бер тикшеренүгә караганда, Австриядә яшәүчеләрнең 54 проценты исламнан куркыныч күрүләрен белдергән.

Элегрәк Германия мөселманнары үзәк шурасы рәисе Айман Мазиек та Германия хакимиятләренә илдә яшәүче дүрт миллионлап мөселманга Ураза бәйрәмендә һәм Корбан бәйрәмендә ял итү мөмкинлеге бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Мазиек мөселманнарның ял алган ул ике көнне башка вакытта эшләп кайтара алуын әйтте. Әмма хакимият Германиядә ислам традицияләре юк дигән сәбәп белән бу мөрәҗәгатьне кире какты.

XS
SM
MD
LG