Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Татар кызы-2015" бәйгесенә әзерлек башланды


Оегтыру комитеты утырышы
Оегтыру комитеты утырышы

Башкортстанда "Татар кызы-2015" бәйгесенә әзерлек эшләрен тикшергән оештыру комитетының беренче утырышы узды. Оештыручылар быелгы чараның тагын да колачлырак булачагын әйтә.

26 февраль көнне Башкортстанда "Татар кызы-2015" бәйгесенә әзерлек эшләрен тикшергән оештыру комитетының беренче утырышы булып үтте. Анда төрле милли оешмалар вәкилләре катнашты.

Рөстәм Гыйльметдинов
Рөстәм Гыйльметдинов

Быелгы "Татар кызы" конкурсының төп спонсоры, узган елдагы кебек үк, "Берлек" татар милли-агарту оешмасы. Аның җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов әйтүенчә, быелгы бәйге узган елгыдан да колачлырак үтәчәк. "Узган елда без федераль дәрәҗәдә узган бу конкурста беренче сынауны үттек һәм байтак тәҗрибә тупладык, шуңа күрә дә хәзер безгә оештыру эшләрендә җиңелрәк булачак", ди Рөстәм әфәнде.

Башкортстанда элекке елларда татар кызларының "Нәүрүз гүзәле" ярышмасы оештырыла килде. Унике тапкыр уздырылган ул конкурс хәзер тарихка күчә. Аңа алмашка былтыр Русия күләмендә оештырыла башлаган "Татар кызы" бәйгесе килде. Былтыр да Уфада "Татар кызы-2014" бәйгесе оештырылган иде. Анда финалга үтеп Мәскәүдәге йомгаклау ярышында катнашкан Туймазы районы Кандра авылы кызы Алинә Гыйззәтуллина беренче урынны яулады.

Зәлия Ахунова
Зәлия Ахунова

"Быелгы конкурста да безнең кызлар сынатмас, – ди "Татар кызы" бәйгесен оештыру төркеме җитәкчесе Зәлия Ахунова. – Чибәр һәм уңган кызларыбызны сайлау республиканың дүрт төбәгендә: Стәрлетамак, Туймазы, Дүртөйле һәм Кыйгы районнарында оештырыла. Бәйгедә 17-25 яшьлек кияүгә чыкмаган туташлар катнаша ала. Районнарда сайлап алынган кызлар икенче турда Уфадагы "Нур" татар дәүләт драма театрында 28 март көнне көч сынаша. Ә инде йомгаклау бәйгесе 18 апрельгә билгеләнде. Анда 12 кыз катнашачак".

"Татар кызы-2015" бәйгесенең шартлары элекке еллардагыча кала: милләт кызлары матур итеп татарча сөйләшә белергә, моңлы җырларга, оста итеп биергә һәм тапкырлыгын, зирәклеген күрсәтергә тиеш. Әлбәттә инде, мондый бәйгедә милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне яхшы белүгә дә өстенлек бирелә.

Ярышмада төп җиңүчедән тыш башка уңышлы чыгыш ясаучылар да 8 номинациядә бәяләнә. "Тамашачылар сөюе", "Актерлык сәләте", "Моңлы тавыш", "Җитез аяклар" кебек юнәлешләрдә саллы гына бүләкләр әзерләнә. Ә инде төп җиңүче туташ быел Чиләбе шәһәрендә узачак бөтенрусия бәйгесе финалында катнашу хокукын ала.

XS
SM
MD
LG