Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:37

Атлас Гафиятов: "Татарстан яшьләре" газеты үз көнен үзе күрә


Бер ай элек “Татарстан яшьләре” газеты 95 еллык юбилеен тыйнак кына, белгертми генә үткәреп җибәрде. Баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов моны икътисади кризис белән бәйләде. Аның аша без газетның бүгенге хәле белән таныштык.

22 гыйнварда “Татарстан яшьләре” газетына 95 ел тулды. Бәйрәм саннарын алар тантаналы итеп чыгарсалар да, Казанның мәдәният сарайларында бернинди тантана, шау-шулы тамаша булмады. Бары егермеләп хәбәрчене редакциягә табын артына җыеп, бүләкләр биргәннәр. 1990нчы елларда газетның тиражы йөз меңнәр белән исәпләнгәндә “Татарстан яшьләре”ндә эшләүчеләр истәлек бүләкләре генә түгел, фатирлар да алган булган.

Баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов белдергәнчә, бүген алар “Татмедиа” бинасында утырсалар да, дәүләтнеке булмаган, шәхси газет булып саналалар. Үз көнебезне үзебез күреп яшибез, юбилейны да зурлап үткәрү-үткәрмәвебез бары тик үзебездән торды, дип башлады сүзен Атлас әфәнде. “Татарстан яшьләре”нә 95 ел тулу уңаеннан ул Азатлык радиосына әңгәмә бирде.

– Юбилей үткәрүдә икътисади кризис үзен сиздерде. “Юрганыңа карап аягыңны суз”, ди бит татар халык мәкале. Дөнья хәлләрен дә күз алдында тотып, зур итеп үткәреп булмады. Гади генә, әңгәмә рәвешендә табын артында үткәрдек. Алай да хәбәрчеләрне чакырдык, 26 кеше килде. Алар бүләкләр белән килделәр, без дә үзебезнең бүләкләрне бирдек. Шулай уздырып җибәрдек.

Заманында зур бәйрәмнәр үткәрдек без: “Озын толым”, “Каз өмәләре”, “Җитәкчеләр җырлый”. Татарча көрәш ярышларын үткәрүдә без әле дә актив катнашып киләбез.

Ни өчен “Татарстан яшьләре” булса да, юбилей фотоларындагы хәбәрчеләр өлкән буын вәкилләре иде?

Бүген матбугатны, радио-телевидениене нигездә урта һәм өлкән буын вәкилләре карый, төп аудитория алар. Безнең дә иң күп укучыларыбыз өлкән яшьтәге кешеләр, пенсионерлар. Яшьләр күбрәк интернетта утыра, аларны мона гаепләп тә булмый. Алар бик аз укыйлар.

“Татарстан яшьләре”нең электрон варианты эшлиме әллә басмада гына калдымы?

– “ТЯ”ның интернет варианты – үз сайты да бар. Шулай да ул иң зур тиражлы газетларның берсе санала. Газетыбыз хөкүмәтнеке түгел, ул хөкүмәт һәм хосусыйлык арасында тора, дип әйтсәк тә була.

“ТЯ”ның чыга башлаган вакыты – 1920нче ел, 5 елдан, Аллаһ боерса, 100 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Шушы еллар дәвамында ул исемен өч тапкыр алыштырган: “Кызыл яшьләр”, 1930нчы елларда – “Яшь сталинчы”, 1950нче еллардан соң “Татарстан яшьләре”. Без исемебезне торгынлык елларында да, 1990нчы елларда да алыштырмадык.

Бүген газета күпме тираж белән чыга?

– Хәзер тираж 16 меңнән артык. 1990нчы еллардагы 300 меңлек тираж белән чагыштырырлык түгел, әлбәттә. Шулай да хәзер бөтен газет-журналларның тираж саны кимеп бара. “ТЯ” атналык газета гына булса да, илдәге көндәлек вакыйгаларны, халык тормышын биреп барабыз.

Хатлар күп киләме, кайсылары күбрәк, кулдан языпмы әллә электронмы?

– Хатлар күп килә. Күбесе электрон вариантта килә, шулай да кулдан язылганнары да бар. Мин үзем дә башта кулдан язам, аннары гына электрон вариантка күчерәм. Бөтен кеше дә компьютер-санакка күчеп бетмәде, минемчә, аны мәҗбүр итеп тә булмый.

Сез сәяси-иҗтимагый газетмы?

– Газетыбыз, хөкүмәтнеке булмаса да, сәяси-иҗтимагый темалардан читтә түгел. Нәрсә генә эшләсәк тә, без сәясәткә дә, җәмгыятькә дә кагылабыз. Үз заманында Карл Маркс әйткәнчә, “Җәмгыятьтә яшәп, аннан азат булу мөмкин түгел”, диясе генә кала.

Сәясәт темасына аерым язучы авторларыгыз бармы, әллә укучылар үзләре язамы?

– Газетка сәясәт турындагы материалларны укучы да язып җибәрә ала, үзебез дә язабыз. Сәясәтне тулысынча ачып бетереп булмый. Сәясәт “өстә” бертөрле, ә халыкка башкача аңлатыла. Без шуның алтын урталыгын табарга тырышабыз. Иң мөһиме: дөрес мәгълүмат бирергә кирәк. Украинада барган вакыйгаларны гына мисалга алыйк. Андагы чынбарлык яшерелә: чын сугыш бара бит. Төбенә төшеп, бу сәясәтне аңлатып бирүче генә юк. Бу очракта без килгән хәбәргә үзебезнең шәрехләрне кертәбез, укучыларны фикерләрен җиткерәбез.

Карикатурага кагылышлы гаугаларны ничек үткәрдегез?

– Француз журналының пәйгамбәребезгә карикатура ясавын без факт буларак кына бирдек. Укучылар, үз фикерләрен белдереп, җавап хаты яздылар, аларны да бастырдык. Башкача нәрсә эшлисең инде, шул редакциягә барып, аның эшчәнлеге белән танышып, шулай карикатура бирүләренең сәбәпләрен белеп язсаң, әлбәттә, әйбәт булыр иде, ләкин анда кем бара да, кем җибәрә?!

Атлас әфәнде, укучыларыгызның үз фикере бармы, әллә рәсми матбугат чараларын, дәүләт телевидение сөйләгән яңалыкларны гына кабатлыйлармы?

– Безнең укучыларыбызның фикерләре федераль каналлар, киңкүләм медиа тәкъдим иткән фикердән аерыла. Без аларның барысын да “13нче багана” сәхифәсендә кыска 2-3 җөмлә белән биреп барабыз. Безнең укучыларыбыз шулкадәр акыллы бит. Интернет, радио, телевидениедән алынган мәгълүмат кына түгел, аларның үз фикере бар.

Җырчылар мисалында карасак, аларның күбесе халыкка якынаябыз дип билдән түбән дәрәҗәгә төштеләр дигән караш бар. Газет та шул юлга басмадымы?

– “ТЯ”ның “Атнакич” сәхифәсенә бик шәп җырчы Филүс Каһиров белән әңгәмә әзерләдем. Анда җырчыларның зәвыгына бәйле фикерләр дә керде. Билгеле сәнгать әһелебез Рөстәм Маликов белән әңгәмә эшләнде. Менә шундый зыялы җырчылар белән интервьюлар бирергә кирәк. Әлбәттә, яшьләр дә читкә калырга тиеш, диючеләр дә табылыр. Ләкин Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебекләрнең юлын дәвам итүче буынның фикерләрен бирү – беренче урында. Җырчылар күп булу мәсьәләсенә карата шуны әйтәсе килә: 500, 1000, 20000 җырчы булсын, ләкин, сәнгать кенә алга барсын.

Сез “Татарстан яшьләре”ндә ничәнче елдан эшли башладыгыз, газет дөньяга карашыгызны үзгәртә алдымы?

– Мин “ТЯ”да 20 елдан артык, 1994нче елдан эшлим. Журналистикада 1980нче еллардан бирле. “Татарстан яшьләре” генә фикерләвемне үзгәртте дия алмыйм. Замана үзгәргән саен, син элеккеге кебек фикерли алмыйсың. Фикерләп була, әмма бөтенләй икенче төрле караш була ул.

“ТЯ” ничә кеше эшли, состав үзгәрәме? Берничә дистә еллар буе баш мөхәррир алмашынмый, бу нәрсәгә бәйле?

– “ТЯ” редколлегиясенең составы еш үзгәрә дип әйтеп булмый, баш мөхәррирдән алып шоферга кадәр без 20 кеше. Бездә теләсә кем эшли алмый. Мәсәлән, университетның журналистика бүлеге студентлары элегрәк бездә практика үтәләр иде. Аларның бик азы гына бездә эшли ала, дип саныйм. Яшьләр журналистиканың төп функциясен аңлап бетермиләр кебек. Төбенә төшеп уйласаң, журналистика бик катлаулы ул. Бөтен кеше дә журналист булып эшли алмый, үз эшеңнең фанаты булырга кирәк.

“ТЯ”да баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев бик күптәннән бу вазифаны башкара. Ул – бик яхшы белгеч. Газетыбызның беренче битеннән ахыргысына кадәр белә. Әлбәттә, һәр сәхифә өчен җаваплы кешеләр бар, шулай да төп фикер, идеяләр Исмәгыйль әфәндедән.

Бүген сез ярыйсы гына яшәп ятасыз кебек, төрле вакытлар булгандыр, авыр вакытларны ничек үттегез, нинди ысуллар белән ябылмый калдыгыз?

– Бүгенге көндә “ТЯ” газеты үзен-үзе яшәтә. 1990нчы еллар башында, укучыларга мөрәҗәгать итеп, акча җыйганыбыз да булды. Укучылар, ул вакыттагы президентыбыз Миңтимер Шәймиев ярдәме белән генә сакланып калдык. Хәзер инде абунәчеләр хисабына үз-үзебезне тәэмин итә алабыз. Ярты елга язылу бәясе – 630 сум. Бу хакның яртысыннан артыгын почта ала. “ТЯ” газеты киоскларда да сатыла, бер саны 15 сумнан, ләкин бик күп түгел, без 500 данәне генә сатуга чыгарабыз. Аунап, әрәм булып ятмасын дибез.

Сезнең, билгеле спорт журналисты, көрәшнең тарихын язучыларның берсе буларак татар көрәшенең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикерегез кызыксындыра, ни хәлдә ул?

– Хәзер көрәшнең Муса Җәлил исемендәге язгы, җәйге турнирлары башланды. Ул Биектауда үтә. Март урталарында “ТЯ” газеты бүләгенә ярыш та Биектауда үтәр дип көтелә. Бу турнир 1973 елдан бирле безнеке дип санала. Элегрәк барлык урыннарга бүләк бирүче дә без идек, хәзер инде күбрәк мәгълүмати чара буларак барабыз.

Бүләкләү ягын кем кайгырта?

– Бүләкләү ягын яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе һәм район хакимияте тәэмин итә.

Хәзерге көндә көрәшүчеләр күпме?

– Көрәшчеләр бик күп. Авылларга көрәш келәмнәре кайтарылды, тренерларга эш хакы түләү мәсьәләсе район башлыклары тарафыннан уңай хәл ителде. 2014 елга “Спорт елы” буларак нәтиҗә ясаганда безнең федерация җитәкчесе Марат Әхмәтовка кубок тапшырылды.

Республика хөкүмәте тарафыннан милли көрәшкә ярдәм күрсәтеләме?

– Федерация эшчәнлеген республика куәтләп тора, финанс ярдәме дә күрсәтә. Муса Җәлил исемендәге Русиякүләм һәм республикакүләм турнирларны үткәрү – федерация җилкәсендә. Республикакүләм турнир Биектауда 12-14 февральдә булды. Русиякүләм турнир 6-7 февральдә узды. Берсен генә калдыру турында сүз барган иде, әмма икесе дә кирәк дигән фикергә киленде. Русиякүләм бәйгеләр башка төбәкләрне дә җәлеп итү максаты белән оештырыла. Төп көндәш булып Башкортстан көрәшчеләре саналса да, былтыр Уфада узган турнирда тугыз чемпионның берсе генә шул яктан булды, калган сигезе безнекеләр иде. Ходайга шөкер, әлегә безнекеләр көчлерәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG