Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мәскәү-Казан” тиз йөрешле тимер юл өчен быел казнадан биш миллирд сум бүленәчәк


"Русия тимер юллары" ширкәте "Мәскәү - Казан" тиз йөрешле тимер юлны проектлау өчен казнадан миллиард сум акча алачак. Бу хакта,"Русия тимер юллары" ширкәте беренче вице-президенты Александр Мишарин ТАССка белдергән.

Проектлау эшләрен башлауга бюджеттан барлык алты миллиард сум да бүленәме, дигән сорауга җавап биреп, ул: "Бер миллиард сум "Русия тимер юллары"ның үз акчасыннан тотылачак", - дип белдерде.

Русия финанслар министрлыгы агымдагы елның март аенда бюджетка төзәтмәләр керткән вакытта әлеге акчаларны исәпкә алырга тиеш.

"Акчаларны барсы да яхшы булганда, май аенда алырбыз дип уйлыйм", - диде Мишарин.

Күптән түгел Русия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Казан-Мәскәү арасындагы тиз йөрешле поезд проектын финанслау турында әлегә карар кабул ителмәвен, әмма бу эш өчен федераль бюджеттан гына түгел, ә "Русия тимер юллар" ширкәте үзе дә акча табарга тиешлеген белдерде.

Кичә "Русия тимер юллары" президенты Владимир Якунин проектлар өчен беренче кварталда акча бүленмәсә, Казан-Мәскәү арасында тиз йөрешле поезд булдыру эшен башламау мөмкинлеген әйткән иде.

Улюкаев сүзләренчә, проектлау эшләре 6 миллиард сумга төшә.

Казан-Мәскәү арасында тиз йөрешле поездны булдыру 1 триллион сум торачак дип белдерелә. Русиядә икътисади кризис һәм чикләүләр сәбәпле, хөкүмәттә әлеге проектны тормышка ашыру өчен читтән акча эзләү кирәклеге турында сүзләр әйтелде. Октябрь аенда Кытайның бу проект өчен 10 миллиард доллар бирергә әзер булуы турында да хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG