Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар әдәбиятына диагноз куярга тырыштылар


Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли эшләр комитетында Әдәбият елына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте.

Әдәбият елының ике ае үтеп барганда Татарстан әдипләре дә милли әдәбиятның хәле турында фикер алышты. Алга барабызмы, артка тәгәрибезме, әллә бер урында таптанабызмы? Татарстан Дәүләт шурасында узган түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында бүгенгә әдәбиятка диагноз куярга, аның хәлен ачыкларга тырыштылар.

Өч сәгать чамасы барган утырышта Русия игълан иткән Әдәбият елы белән файдаланып, нинди чаралар уздырырга кирәклеге турында күбрәк тәкъдимнәр яңгырасын иде дигән теләк белдерелсә дә, күп очракта катнашучылар озын чыгышлар ясап, пар чыгарырга тырышты, үз фикерен әйтеп калырга ашыкты кебек.

"Хәлең ничек, әдәбият?"

Утырыш ике телдә барды, әмма татар теле өстенлек итте, бу табигый да, чөнки түгәрәк өстәл күбрәк милли әдәбиятның торышы, аның үсеше ничек тәэмин ителергә тиешлеге хакында барды.

Түгәрәк өстәлне алып баручы шагыйрь, Татарстан Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев алып барды. "Хәлең ничек, әдәбият?" дигән сорауга язучыларның рухи, матди халәте дә, әдәбият фәнен өйрәнүче галимнәр өчен тудырылган шартлар да, язылган әсәрләрнең халыкка барып җитү-җитмәү мәсьәләсе дә керә дип әйтте ул.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Без узган ел Сәнгать елы кысаларында эшне башладык инде. Икътисади кризис булуга карамастан, Татарстан президенты бу эшләргә 20 миллион сум акча бирде. Быел да башкарырга тиешле эшләр шактый. Аның берсе – Әдәбият музеен булдыру. Матбугат йортына татар китабы кибетен кайтару. Безгә 30 дүрткел метр мәйдан бирәбез, диләр, әмма бу киоск рәвешендә генә була бит. Милли мәктәпләрне саклап калу да – безнең бурыч, чөнки әдәбиятның үсеше шуңа бәйле. Милли мәктәптә белем алган укучы юк икән, китап укучы юк дигән сүз. Укучы булмый икән, язучысы юк, димәк, аның театры да юкка чыгарга мөмкин. Нигезебез – милли мәктәп", дип сөйләде Разил әфәнде.

Татарның Пелевиннары туа алмый

Әдәбият галиме, Татарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина бүгенге көндә безнең барыбызның да урыс, дөнья әдәбиятын укыганыбызны һәм аларны татар әдәбияты белән чагыштырырга мөмкинлегебез барлыгын искә төшерде. Бүген Орхан Памук, Харуки Мураками, Виктор Пелевин кебек язучы татарда бармы? дигән сорау куйды ул.

"Әдәбиятның үзгәршеләр кичерү факторы әдәбияткә карашның нинди булуына бәйле. Элек язучы әйдаман булган, соцреализм вакытында чынбарлыкны күрсәтүче буларак кабул ителгән, ә бүген? Милли әдәбиятка караш үзгәрергә тиеш. Бүгенге әдәбиятта яңа исемнәр бар, әмма, тулаем караганда, бүгенге авторлар узган елларны искә алып әсәр яза, элек булган вакыйгаларны тасвирлыйлар. Мәсәлән, Советлар берлеге булган чорны күрсәтәләр, ә бүгенге тормыш читтә кала. Әсәрләрдә дә дидактизм, автор позициясенең өстен булуы күзәтелә.

Дания Заһидуллина
Дания Заһидуллина

Дөнья әдәбиятында фәлсәфәи әсәрләр күп, тормышның төрле хакыйкатен ачып салу бар, ә бездә бу яралгы халәтендә генә. Татарда үзенчәлекле стиль белән чәчрәп чыгучы авторлар бар дип тә мактана алмыйбыз. Ник соңгы елларда без Виктор Пелевин, Орхан Памук, Харуки Мураками, Чыңгыз Айтматов кебек язучыларны тудыра алмыйбыз? Шуны әйтергә кирәк, бездән аермалы кыргыз, казакълар экспериментлар ясарга курыкмый, алар яңалык кертергә тырыша, удмуртларда да бу күзәтелә. Ә без читтә калабыз. Бәлки, безгә әдәби журналлар, Татарстан язучылар берлеге белән бергә әдәби юнәлеш ничек үсәргә тиешлеген уйлап, бу эшнең сәясәтен системага салырга кирәктер?", дип сөйләде Заһидуллина.

Сүз уңаеннан, түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында Татарстан президенты грантына биш язучының лаек булуы, аларның инде романнарын иҗат итә башлавы турында да әйтелде. Укучыларны егып салырлык көчле әсәрләр туар дигән ышаныч та белдерделәр.

Совет чорын тасвирлау күп дигәне белән Фоат Галимуллин бигүк килешеп бетмәде. Ул: "Без үткәнне, совет чорын анализларга, ул вакытларга бәяләмә бирүдә активлыкны киметмәскә тиеш. Совет чоры әдәбиятын "Татарстан яшьләре" газетында Рөстәм Зарипов "корчаңгылы әдәбият" дип язды. Ничек шулай дип әйтеп була? Ә Һади Такташ, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев һәм башкаларны кая куялар? Бу – безнең бай мирасыбыз", дип борчылды ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин кадрлар мәсьәләсен күтәрде. Аның сүзләренчә, "Татар әдәбияты тарихы"н чыгарганда гарәп имлясын танып укый алучы белгечләр җитешмәве сизелгән. Разил Вәлиев мәктәпләрдә гарәп теле дәресләрен кертер өчен барлык мөмкинлекләр бар, әмма аны кулланучылар күренми дип әйтте.

Кем түли – шуның әсәре тәрҗемә ителә

Татар әдәбиятының тәрҗемәсе турында күп еллар сөйләнә. Бу эш берникадәр башкарыла да. "Татар әсәрләре тәрҗемә ителәме?" дигән сорау туса, Татарстан язучылар берлеге Фатих Котлының эшчәнлеге белән хисап тота. Аннары нинди әсәрләр тәрҗемә ителә дигәндә, популяр җавап – Габдулла Тукай әсәрләре. Ә башка телләргә кайсы әсәрләр тәрҗемә ителә? Мәсәлән, бүгенге татар әдәбиятында инглиз теленә тәрҗемә итәрлек әсәрләр бармы? Бу турыда шактый кызык фикерләрне шагыйрә Лена Газизова белән "Казанский альманах" журналы нәшире Галия Каюмова әйтте. "Дөресен әйтергә кирәк, безне чит илдә белмиләр һәм бу – безнең барыбызның да гаебе", дип белдерде алар.

Сай әсәрләр дә урысчага тәрҗемә ителә бит

"Кызганыч, барлык әсәрләр дә, тәрҗемә итәргә лаеклы түгел. Бездә, гадәттә, эш ничек куелган? Язучы яки шагыйрь тәрҗемәчегә акча түли алса, белгеч аның әсәрен башка телгә аудара. Ләкин, гафу итегез, бик сай булган әсәрләр дә урысчага тәрҗемә ителә бит. Аерым бер экспертлар шурасын булдырып, монда язучылар да, укучылар да, әдәбият тәнкыйтьчеләре дә, тәрҗемәчеләр дә керә ала, кайсы әсәр чит телдә нәшер ителергә лаеклы дигән бәяләмәне алырга тиеш. Алайса, без башка милләт вәкилләре алдында оятка калырга мөмкинбез. Үзенчәлекле, барысына да аңлаешлы, аның күңел кылларына тия торган әсәрләр кирәк. Бүгенге әдәбият та тәрҗемә ителсен, әмма алтын фондка кергән әсәрләрне дә онытмыйк. Алар югала бара бит.

Мәскәү китапханәсендә эшләүчеләр Казанга килгән иде, алар татар китабы күргәзмәсен оештырырга теләкләрен белдерде. Татарстан китап нәшрияты кибетенә бардык, ниятебез – урысча балалар китапларын туплау. Беләсезме, ун данә дә җыя алмадык. Бу нәрсә инде? Балаларга китаплар кирәклеге көн кебек ачык, аларны бастырырга кирәк”, дип сөйләде алар.

Сыйфатлы тәрҗемәләр юк диярлек дигән фикер белән бергә Тел, әдәбият, сәнгать институты каршында профессиональ тәрҗемәчеләр өчен, бәлки, штат булдырырга кирәклеге дә әйтелде.

Татарга электрон китаплар кирәкме?

Түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында басма китапка ясин чыгарыла, күбесе электрон форматка күчеп бетәчәк дип куркытсалар да, узган ел киресен исбатлады дип куанды язучылар. 2014 елда басма китапны укучылар 10 процентка артты дип әйтелде. Ләкин әдәбият сөючеләрнең күпме өлеше электрон китапларны кулланганы турында саннар яңгырамады. XXI гасырда көндәшлеккә бирелмәс өчен басма китаплар белән беррәттән әсәрләрне электрон форматка күчерү эше системага салынырга тиешлеге турында сүзне язучылар әйтергә тиеш иде, әмма алар моны кирәк дип тапмады.

Ә менә балалар белән эшләргә мәҗбүр булган укытучылар киресен әйтте. "Безгә татар теленең ихтыяҗын күрмәгән, аның кулланышын сизмәгән балалар белән эшләргә туры килә. Алар: "Татар теле нигә кирәк?" дигән сораулар бирә. Электрон китаплар, әсбаплар, аудиокитаплар кирәк, ансыз бүгенге заман баласын берничек тә кызыксындырып булмый", дип сөйләде Казанның 132нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучысы Равия Габделхакова.

Сөмбел Таишева
Сөмбел Таишева

Әдәбият елын уздыру эшен оештыру "Татмедиа"га тапшырылган. Агентлык вәкиле Сөмбел Таишева: "Мәскәүдә Владимир Путин катнашында рәсми рәвештә, тантаналы кичәдә Әдәбият елын ачып җибәрделәр. Безгә дә уйларга кирәк, Камал театрында әдәби кичә уздырып, елның башлануын билгеләү начар булмас иде. Аннары Русия күләмендә Әдәбият елының рәсми тамгасы кабул ителде, безгә дә аны уйлап бетерергә кирәк. Язучы, шагыйрьләр, әдәби журналлар коллективы белән авылларга чыгып, халык белән очрашуларны активлаштырырга кирәк", диде ул.

Моннан тыш мәктәпләрдә, һичьюгы, Казандагы уку йортларында язучы, шагыйрьләр үзләре килеп әдәбият дәресләрен уздыра ала дигән фикер дә яңгырады. Бу проектны тормышка ашырырга бернинди дә киртәләр юк кебек. "Укырга тиешле 100 татар әсәре" дигән исемлек тә бераз яңарып, интернетта таралырга тиеш дигән фикер яңгырады. Әмма тәкъдим ителгән әсәрләрнең күбесе электрон форматта юк, шуңа, киң җәмәгатьчелеккә аның белән танышу мөмкинлеге чикләнгән булып чыга.

XS
SM
MD
LG