Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:10

Мәскәүдә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелгән оппозиция җитәкчесе Борис Немцов 2007 елның июнендә Азатлык радиосының Татар-башкорт редакциясе сорауларына җавап биреп, татар дәүләтчелеге, татар милли хәрәкәте турында үз фикерләрен уртаклашкан иде.

Азатлык әлеге сөйләшүнең ул чакта үз сәхифәсендә латин имласында чыккан йомгагын искә ала.

Русиядәге Уң көчләр берлеге партиясе җитәкчеләренең берсе, элекке вице-премьер Борис Немцов, Русия бердәм дәүләт булырга тиеш, анда Татарстан кебек территориаль мохтарияткә урын юк дип исәпли. 11 июньдә Борис Ельцин чорының күренекле вәкилләреннән саналган шушы сәясәтче Азатлык радиосында булып китте. Безгә биргән әңгәмәсендә Немцов үзенең татарлар белән бәйләнеше электән үк нык булуын әйтеп, "хәтта кызым да өлешчә татар" дип белдерсә дә, Татарстан мөстәкыйльлеген андагы төркемнәр милек бүлү өчен генә куллана, диде.


Азатлык радиосында Татар-башкорт редакциясе дә булуын белгәч, Немцов әфәнде шунда ук үзенең татарлар белән тыгыз бәйләнгәне, беренче хатынының да яртылаш татар булуы, һәм шул никахтан туган кызларының татар тамырлары белән бик кызыксынып Казанга барып кайтуы турында сөйләде.

Борис Немцовның татарларга, бигрәк тә татар дәүләтчелегенә мөнәсәбәте, алай да, бераз катлаулырак булып чыкты. Бу партия әһелләре, Немцов әфәнде үзе дә, 1990нчы елларда Русия хөкүмәтен җитәкләде, үзенчә реформалар башлап җибәрде, әмма хәзер исә аның хөкүмәттә түгел, Думада да үз депутатлары юк.

Путин алган хокукларны кире кайтару – Уң көчләр берлеге киләсе сайлауларга шушы шигар белән бармакчы. Азатлык радиосының, Путин әле татарларның латинга күчү хокукын да алды, дигәч, Немцов, бу бераз башка мәсьәлә дип, Мәскәү сәясәтчеләренә хас булганча, милли проблемнарның зур мөһимлегенә әллә ни зур игътибар бирмәвен күрсәтте. Күренекле уңчы сәясәтче Ирина Хакамада, мисал өчен, гомумән, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы зарарлы принцип, аны бөтенләй бетерергә кирәк, дип исәпли. Борис Немцов та бу өлкәдә аңардан ерак китмәгән булып чыкты, ул Русиядә туфралкы, территориаль мохтарияткә каршы чыгуын, бары тик мәдәни мохтариятләрне генә калдыруны кирәк дип табуын белдерде.

Борис Немцов, шулай итеп, татарның үз дәүләтчелеген кору омтылышын, милли элитаның үзенә милек алу өчен кулланган бер коралы итеп кенә күрә. Татар милли хәрәкәте вәкилләре моңа, нәкъ менә шуңа, милли дәүләтчелекне шулай тар аңлавы сәбәпле, Уң көчләр берлегенең Татарстанда абруе юк та, дип белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG