Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: Немцовны сәяси режим үтерде


Һөҗүм урынында чәчәкләр
Һөҗүм урынында чәчәкләр

Борис Немцовка кем генә аткан булса да, аны үтерүче - сәяси режим, диде сәясәтченең адвокаты Вадим Прохоров Азатлык радиосына.

Русиянең элекке премьер-министры, Немцов белән бергә РПР-ПАРНАС фиркасен җитәкләгән Михаил Касьянов "ирекле сүз өчен Русиядә җәза шундый" диде.

"Барыбызга да Русиядә ирекле фикер йөртүчеләргә сабак булды бу. Ирекле сүз өчен Русиядә җәза шундый. Кичә генә оппозиция җитәкчесен кремль дивары янында атып үтерерләр дип кем күз алдына китергән? Беркем дә. Ил упкынга тәгәри. Коточкыч," диде Касьянов.

Әлегә кадәр шушы ук фирка җитәкчеләренең берсе булган Владимир Рыжков һөҗүмне "күп еллар булмаган сәяси үтерү" дип атады.

"Бу хәл "антимайданнар", оппозициягә каршы сугышырга өйрәтүләр барган чакта булды. Элек фашистлар кулланган "бишенче колонна" сүзенә кануни нигез биргән чакка туры килде. Моның өчен сәяси җаваплылык хакимият өстендә", диде сәясәтче оппозициянең "Ачык Русия" сәхифәсендә. Бу сәхифә туры эфирда Немцовка һөҗүм урынын күрсәтә. Бүген анда халык күпләп чәчәкләр китерә.

АКШ президенты Барак Обама һөҗүмне кискен тәнкыйтьләде һәм Русия хакимиятләрен ашыгыч рәвештә бәйсез һәм ачык тикшерү уздырып үтерүчеләрне табарга һәм җәзага тартырга чакырды.

27 февраль кичендә Мәскәү үзәгендә атып үтерелгән оппозиция җитәкчесе, Ярославль өлкә думасы депутаты, Русиянең элекке вице-премьеры Борис Немцовка 55 яшь иде.

XS
SM
MD
LG