Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Немцовның үтерелүенә Уфада нәфрәт белдерделәр


Башкортстандагы иҗтимагый оешмалар вәкилләре оппозиция җитәкчесе Борис Немцовның үтерелүенә Уфадагы сәяси золым корбаннары истәлек ташы янында нәфрәт чарасы үткәрде.

28 февральдә Уфада сәяси золым корбаннары хөрмәтенә куелган истәлек ташы янында Башкортстандагы хакимияттән ерак торган иҗтимагый оешмалар вәкилләре билгеле сәясәтче, Русия җитәкчелегенә кискен оппозициядә торган Борис Немцовның үтерелүенә нәфрәт чарасы үткәрде.

Ашыгыч рәвештә бер-берсен телефон, социаль челтәрләр аша гына чакырган урынга утыз-кырыклап кеше җыелды. Шушы үзенчәлекле матәм-митингны ачып җибәреп, "Яблоко" партиясенең Башкортстан бүлеге башлыгы Сергей Наумкин, Немцовның үтерелүен "сәяси мотивлар" белән оппозиция җитәкчеләреннән арына башлау дип бәһалады.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкиле Рамил Хөсәенов Немцовның үлемендә Кремль эзе бар дигән фаразны яңгыратты. Аның әйтүенчә, Һаагтаагы халыкара мәхкәмә иртәме-соңмы бу эзне тикшерәчәк.

Башка чыгыш ясаучылар, Немцовның үтерелүендә турыдан-туры Кремльне гаепләмәсәләр дә, илдә Русиянең бүгенге җитәкчелеге тудырган үзара нәфрәт, рәсми телевизион каналлар аша "эчке дошманнарга" карата тудырылучы нәфрәт, истерия гаепле диделәр.

Юрист Радик Рәхмәтуллин хакимият мондый үтерүләр белән безне куркыта алмаячак, дип чыгыш ясады һәм Борис Немцов идеалларына тугъры калып, аның эшен дәвам итәргә чакырды.

Бу митингка җыелучылар нәфрәт чараларын төрле рәвештә дәвам итәргә килештеләр.

XS
SM
MD
LG