Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан төрекләре юбилей ярминкәсен үткәрде


Казанда төрекләрнең юбилей хәйрия ярминкәсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

Казанның халыклар дуслыгы йортында Төркия сәнгате ярминкәсе уза. Өч көнлек сәүдәдән җыелган керемне оештыручылар хәйрия проектларына юнәлтә.

27 февральдән 1 мартка кадәр Казанның халыклар дуслыгы йортында Төркия сәнгате ярминкәсе уза. Быелгы ярминкә юбилей чара, чөнки ул инде унынча тапкыр уза. Сәүдәдән килгән керем хәйрия максатларына юнәлтелә. Ярминкәне Казан төрекләренең "Анадолу" милли-мәдәни мохтарияте һәм "Салават күпере" мәктәбе уздыра.

Ярминкә өч өлештән тора. Беренче этажда кечкенә балалар өчен эбру сәнгате, сабын пешерү, курчак ясау мастер-класслары, рәсем ясау дәресләре уздырыла. Шулай ук биредә төрек ашлары, татлы ризыклар сатыла. Икенче этажда исә төрле төрек кул эшләнмәләре, сувенирлар, киемнәр сатыла. Быелгы ярминкә шактый күп халык җәлеп иткән. Бирегә Казанда яшәүче төрекләр, аларның танышлары, дуслары, төрек лицейлары укучылары күпләп килгән.

XS
SM
MD
LG