Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре президент Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады


2015 елның феврале, Казан
2015 елның феврале, Казан

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 58 яше тулган көнендә татар яшьләре видео котлау әзерләгән. Котлауның авторлары ике ел элек иҗади проектларын туктатып торулары турында белдергән “Фәрхәт һәм Фәрхәд” һәм "ШИКӘРные" төркеме җырчылары Ислам Вәлиев вә Туран Гатауллин.

Минут ярымлык видеода татар һәм рус телләрендә яшьләр Татарстан президентының төп сыйфатларын санап үтә, туган көне белән котлый. Бер кыз 58 санлы шәм белән бәлеш тотып тора.

Башкаручыларның берсе Вәлиевнең Татарстан президенты белән очраша калса татар телен яшьләр арасында интернет ярдәмендә үстерү турында сөйләшәчәген әйткән. Миңнехановның да интернетны актив куллануын белгән яшьләр үзләренең фикерләре белән президентны кызыксындырарга өметләнүләре турында "Татар-информ" агентлыгына белдергән.

Тагын бер флэш-моб Татарстанның яшьләр һәм спорт министрлыгы каршында узды. Аны Студентлар лигасы оештырды. Татарстан президенты туган көнен Кабарда-Балкар республикасында бәйрәм итте. 2-3 март көннәрендә Миңнеханов Кыргызстанда булачак.

XS
SM
MD
LG