Accessibility links

Башкорстан Милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыра башлый


Башкортстан хөкүмәте
Башкортстан хөкүмәте

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республикада 2025 елга кадәр Милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру турында фәрманга кул куйды. Фәрман нигезендә 2015 елның 1 июленә кадәр 2016-2020 елларга "Русия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Башкортстан халыкларының милли-мәдәни үсешен тәэмин итү" програмы кабул ителергә тиеш.

Башкортстан шәһәр һәм районнары бу програмны үзләрендә 1 октябрьгә кадәр булдырырга тиеш. Әлеге програмда каралган чараларның берсе 2015 елда Уфада республика халыкларының III ассамблеясын җыю булачак, дип хәбәр итә Башинформ.

Русия президенты Владимир Путин "Русиянең милли сәясәт стратегиясе"н 2012 елда имзалады. Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов аны "Русия ватандашлары милләтен барлыкка китерүнең бер юлы, урыс булмаган милләтләргә каршы юнәлтелгән нәрсә" дип атады.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG