Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Алексей Навальныйны Немцов җеназасына җибәрмәделәр


Алексей Навальный

Алексей Навальный

Сак астында тотылган оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга 3 март Мәскәүдә үтәчәк Борис Немцов җеназасына барырга рөхсәт ителмәде. "Навальный мәрхүм белән якыннан таныш булмау сәбәпле" аны сак астында калдырырга булганнар дип хәбәр итте "Эхо Москвы".

Навальный адвокатлары аны 28нә каршы төндә атып үтерелгән Борис Немцов белән хушлашырга җибәрүне сорап мөрәҗәгать иткән булган. Канунда административ сак астында тотылганнарны гадәттән тыш хәл сәбәпле иреккә чыгару мөмкинлеге каралган.

Навальный 19 февраль метрода "Яз" җыенына багышланган урам кәгазьләре таратуы өчен 15 тәүлеккә кулга алынган иде. Хакимиятләр аның листовкаларны урам җыенына рәсми рөхсәт булганчы таратуда гаепләде.

XS
SM
MD
LG