Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:09

Краснодар крае мәхкәмәсендә 3 март кеше үтерүдә гаепләнгән Хайсер Җәмилев эше тикшерелә. Бүгенге утырышны Җәмилев адвокатлары җыйган. Украина Радасы депутаты, кырымтатарларның ветеран юлбашчысы Мостафа Җәмилевнең улын яклаучылар аның эшен тикшерүне утырышчылар мәхкәмәсенә тапшыруны сорый. Шулай ук бүген җинаять эшен җитешсезлекләрне төзәтү өчен кире прокуратурага җибәрү соралачак.

Мәхкәмә Хайсер Җәмилевнең эшен карауны 24 февраль тәмамлады. Моннан соң тикшерүне утырышчылар мәхкәмәсендә дәвам итәчәкләр.

Хайсер Җәмилев 2013 елның 27 маенда Бакчасарайда үз өенең ишек алдында кулга алынды. Ул шунда эшләгән 44 яшьлек төзүче Февзи Элемовны атып үтерүдә гаепләнә.

Акмәчетнең Киров районы мәхкәмәсе тикшерү барышында аны сак астында тоту турында карар чыгарды. Киевтагы аппеляция мәхкәмәсе үлемне "ялгыш" дип бәяләде һәм Җәмилевне тикшерү барышында иреккә чыгаруны сорады. Шундый ук карарны Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе кабул итте. Аннексиядән соң яңа тикшерү башланды. Русия Җәмилевны изолятордан чыгармады. Аны Акмәчеттән Краснодарга күчерделәр.

XS
SM
MD
LG