Accessibility links

Кайнар хәбәр

КАМАЗ өч көнлек эш атнасына чыга


КАМАЗ 16 марттан кыска эш атнасына чыга. Башта өч көнлек атнага чыгу 2 марттан каралган булган. Яңа заказлар булу сәбәпле, берләшмә бу кыскартуны кичектергән дип яза "Челнинские известия" басмасы.

Йөк машиналарына ихтияҗ 50% кимеде, ширкәт бу кискен чарага барырга мәҗбүр дип хәбәр итә КАМАЗ матбугат хезмәте башлыгы Олег Афанасьев.

16 март - 3 май ширкәт атнасына өч көн эшләячәк. 4-10 май арасында 5 май гына эш көне булачак. 11-23 май КАМАЗ атнасына биш көн эшләячәк.

XS
SM
MD
LG