Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:29

"Кәбир Бәкер – татарның беренче профессиональ журналисты"


Кәбир Бәкернең тууына 130 ел тулса да, аның журналистик иҗаты бөтенләй өйрәнелмәгән, ди КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин. 27 февраль Казанның Тукай музеенда үткән искә алу кичәсендә ул Кәбир Бәкерне татарның беренче профессиональ журналисты дип атады.

Тукай музеенда үткән әдәби-музыкаль кичәләрдә гадәттә язучы-шагыйрьләрнең әдәбияттагы эзе, тарихы, әсәрләре барланса, бу юлы Габдулла Тукайның дусты Кәбир Бәкернең чын журналист булуы әйтелде. Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин Азатлыкка Бәкернең татарның беренче профессиональ журналисты булуын һәм аның журналистик иҗатының бүгенгә кадәр өйрәнелми ятуын җиткерде.

“Кызганыч, аның журналистлык иҗатын бөтенләй диярлек белмибез. Ул татарның беренче газета-журналларында хезмәттәшлек иткән. Чын, профессиональ журналист буларак “Нур”, “Әл-Ихлас”, “Вакыт” газетларында язган. Аның күп санлы репортажлары, хәбәрләре, мәкаләләре дөнья күргән. Ләкин алар бүгенге көнгә кадәр килеп җитсәләр дә, берсе дә хәзерге графикага күчерелеп бүгенге укучыга барып җитмәгән. Аның иҗатын, журналистик әсәрләрен ныклап өйрәнәсе, барлап чыгасы бар. Аларны берләштереп, аерым китап итеп чыгарыргадыр, бәлки. Кәбир Бәкернең журналистик иҗатын махсус өйрәнеп, фәнни хезмәтләр язасы иде. Бу аның Тукай чордашы, Тукай замандашы булуы белән актуль. Газета-журналларда эшләгән беренче профессиональ журналист буларак та. Икенче яктан, бүгенге журналистларның эшчәнлеге белән чагыштырып, аларга нәрсәдер алырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкин булыр иде”, ди Васил Гарифуллин.

Кәбир Бәкер (1885-1944) – үз заманына карата фикерле шәхес, үткен каләм иясе булудан тыш, гарәп, фарсы, төрек телләрендә иркен аралаша алган. Тукай музеенда 130 еллыгына багышланган кичәдә аның төрле елларда нәшер ителгән китаплары, иҗат эшчәнлеген чагылдырган әдәбият күрсәтелде. Музейда чыгыш ясаучыларның күбесе Кәбир Бәкерне Тукайга бәйләп сөйләргә тырышты, журналистик эшчәнлеге тел очыннан гына яңгырады.

“Нигә язучылыкны ташладың син, бик шәп яза идең?” дип сораганнар Кәбир Бәкердән. Ул “Хакыйкать базарда!” дип җавап биргән, диде язучы Рабит Батулла, Бәкер истәлекләрен барлап. Баттула Тукай музеендагы “Ялгыз бүре” дип аталган кичәдә Кәбир Бәкернең эзәрлекләүләр, төрмәләр аша үтүен сөйләде. Язучылыкны ташлап, Ташкентта рөхсәтсез бриллиантлар белән сату итеп кулга алынуын, төрмәгә атылып та исән калган вакытларын искә алды.

Филология фәннәре кандидаты Заһир Шәйхелисламов Бәкернең Тукай белән дуслыгын чагылдырган “Тукай Петербургта” китабын укыганнан соң туган фикерләре белән уртаклашты.

“Кәбир Бәкернең 1914 елда Оренбурда бастырган китабы турында бер-ике сүз әйтергә телим. 64 битле китап ул. Аны укып чыктым да, Тукайның якын дусларына да кылчыклы, әче телле булуын белдем. Ләкин аның сере сыйган, нәрсә әйтсә дә, аны күтәрә торган кешесе Кәбир Бәкер булган”, диде Шәйхелисламов. Әлеге китап бүген Татарстанның Милли музее фондында саклана икән.

XS
SM
MD
LG